САРМАН
  • Рус Тат
  • Кадерләсәң кешене

    Татарстан Министрлар Кабинетында хезмәтне саклау, производствода имгәнү очраклары, аларны киметү чараларына багышланган республика ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аны Премьер-министр И.Халиков үткәрде. Икенче квартал нәтиҗәләренә йомгак ясап, Хөкүмәт башлыгы бу юлы да уңай үзгәрешләр турындагы өметләренең акланмавына көенүен белдерде. "Хезмәт урыннарындагы һәр бәхетсезлек очрагы - оешма, предприятие, муниципалитет җитәкчеләренең, министрлыкларның...

    Татарстан Министрлар Кабинетында хезмәтне саклау, производствода имгәнү очраклары, аларны киметү чараларына багышланган республика ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аны Премьер-министр И.Халиков үткәрде.
    Икенче квартал нәтиҗәләренә йомгак ясап, Хөкүмәт башлыгы бу юлы да уңай үзгәрешләр турындагы өметләренең акланмавына көенүен белдерде. "Хезмәт урыннарындагы һәр бәхетсезлек очрагы - оешма, предприятие, муниципалитет җитәкчеләренең, министрлыкларның үз эшләренә җавапсыз каравы нәтиҗәсе", - диде ул, киңәшмәдә катнашучыларны тәнкыйть утына тотып, һәм алга таба гаеплеләргә карата каты чаралар күреләчәген искәртте. Хөкүмәт башлыгы китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан алып производствода бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә 47 кеше үлгән. Иң күп үлүчеләр Казанда (11), Яр Чаллыда (7), Бөгелмәдә (5), Әлмәттә (3), Буа, Түбән Кама, Лениногорский, Ютазыда (2) теркәлгән. Азнакай, Әлки, Арча, Баулы, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тукай, Чистай районнарында да берәр үлем очрагы булган. Иң проблемалы булып, элеккечә, авыл хуҗалыгы тармагы кала. Анда бу 6 айда гына да 11 кешенең гомере өзелгән. Төзелештә дә хәлне тотрыклы дип әйтеп булмый: узган ел шушы чорга 6 үлем очрагы теркәлгән булса, быел ул 14кә җиткән. Производствода хезмәт куркынычсызлыгы проблемаларын бердәм структура буенча гына хәл итеп булмый. Монда дәүләт хезмәт инспекциясенең, Россия техник күзәтчелек, дәүләт төзелеш күзәтчелеге идарәләренең, Социаль иминият фондының бергәләп эшләве таләп ителә. Булган проблемаларны чишү өчен аларның мөмкинлекләре җитәрлек, ди Хөкүмәт башлыгы. Кызганычка каршы, без фактлар китерүдән, булган хәлләрне тикшерүдән ары китә алмыйбыз. Болар белән генә бәла-казадан котылып булмый. Иң мөһиме - профилактика. Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры А.Шәфигуллин сөйләвеннән күренгәнчә, беренче яртыеллыкта хезмәтне саклау өлкәсендә 6 мең тәртип бозу очрагы ачыкланган. Шуның 1227се буенча, барлыгы 4,7 миллион сумлык, штраф салынган. 170 очрак буенча материаллар прокуратурага җибәрелгән. Алар нигезендә 2 җинаять эше кузгатылган. Премьер-министр салынган штрафларның күләменең азлыгына да гаҗәпләнүен белдерде. Җаваплы дәүләт хезмәткәрләренең вакыйгага мондый битараф мөнәсәбәте булганда, хезмәтне саклау өлкәсендәге җитешсезлекләрдән тиз генә арына алмаячакбыз әле. Аның фикеренчә, бәхетсезлек очракларының 90 проценты - эш бирүчеләрнең хезмәтне саклау буенча куелган таләпләрне төгәл үтәмәве нәтиҗәсе. Шул сәбәпле, ул кагыйдә бозучыларга карата каты чаралар күрергә, кирәк булса, урындагы кешеләрне эшләреннән азат итәргә, хәтта җинаять җаваплылыгына тартырга кушты. "Бездә инде моңа охшаш "Болгария" очрагы бар - урындагылар кулга алынды, алар суд тикшерүендә", - диде ул, катгый фикерен белдереп.
    Ахырда район хакимияте башлыгы Н. Закиров киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләрнең безнең җирлек буенча үтәлешен барлады.
    Район прокуратурасыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быелның 6 аенда гражданнарның хезмәткә булган хокукларының бозылуы белән бәйле 597 очрак теркәлгән. Шуларның 134е хезмәтне саклау буенча булса, 463е хезмәткә түләү мәсьәләләре белән бәйле. Фактлар буенча урындагы 53 кеше - дисциплинар, 15 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Нәфис Касыймович мәктәпләрдә - укучылар, төзелештә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең һәркайсы белән инструктажлар үткәрү кирәклеген ассызыклады. Гомумән алганда, урыннарда хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре төгәл үтәлсен, диде ул. Район прокуратурасына да бу өлкәне ныклы контрольгә алуны йөкләде. Чыннан да, хезмәт кешесенең иминлеге барыннан да өстен куелганда, аның кадере булганда гына, халык хуҗалыгының барлык тармакларында да югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешергә була. Юкка гына, барын да кадрлар хәл итә, димиләр шул.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим