САРМАН
  • Рус Тат
  • Имин тормыш хакына

    Кешелек дөньясының бәйрәмнәре күп. Шулар арасында аеруча әһәмиятлесе була. Җиңү бәйрәме - һәркем өчен кадерле, изге бәйрәмдер, мөгаен. Бүгенге матур, тыныч тормышыбыз өчен без яу кырында ятып калган ата-бабаларыбыз алдында бурычлы. Бу көн - нәкъ шул каһарманнарыбызны тагын бер кабат искә алу, алар истәлеген мәңгеләштерү көне. Быел Бөек Җиңүгә 67...

    Кешелек дөньясының бәйрәмнәре күп. Шулар арасында аеруча әһәмиятлесе була. Җиңү бәйрәме - һәркем өчен кадерле, изге бәйрәмдер, мөгаен. Бүгенге матур, тыныч тормышыбыз өчен без яу кырында ятып калган ата-бабаларыбыз алдында бурычлы.
    Бу көн - нәкъ шул каһарманнарыбызны тагын бер кабат искә алу, алар истәлеген мәңгеләштерү көне. Быел Бөек Җиңүгә 67 ел тула. Районыбызда бу датаны билгеләп үтү буенча чаралар планлаштырыла, әзерлек эшләре башланды. 9 май көнне аграр көллият, район үзәге мәктәпләре укучылары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең тантаналы марш белән узуларын күзәтү бәйрәмгә тагын да дулкынландыргыч төсмер өсти. Бу матур традициягә әверелде. Шулар хакында һәм хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турында район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Д.Гасанов чыгыш ясады. Чакырылыш комиссиясенә 201 гражданин чакырылган, бүгенге көнгә шуларның 100е белән эш башкарылган, 96 нәтиҗә чыгарылган. 31 гражданин хезмәткә яраклы дип табылган, өлешчә яраклылар - 53. Язгы чакырылыш вакытында эш эчке эшләр бүлеге белән берлектә, тыгыз элемтәдә оештырыла. Бу урында киңәшмәне алып барган район башлыгы Н.Закиров участок полиция хезмәткәрләренең эшләренә карата җаваплылыкларын арттырырга кирәклеккә басым ясады. Авыл җирлекләрендә башлыча комиссариат белән эшкә башкарма комитет секретарьлары җаваплы, шул рәвешле алардан да җитди караш таләп ителә. Район үзәк хастаханәсе баш табибы И.Билалов сәламәтлек саклау оешмаларының узган елгы эш нәтиҗәләре, агымдагы елга планнары белән таныштырды. Район халкына барлыгы 63 табиб, 306 урта медицина хезмәткәре ярдәм күрсәтә. Районга узган ел 4 табиб кайткан, медицина университетының 3 чыгарылыш студенты белән киләчәккә килешү төзелгән. Агымдагы елга чыккач, тагын 3 табиб эшкә кабул ителгән. Баш табибның чыгышыннан күренгәнчә, узган елда районда бала туу буенча соңгы 15 ел эчендә иң яхшы күрсәткеч булган. Үлем очраклары да азрак теркәлгән. Шулай да кайбер төр авырулар буенча уйланырлык. Ирик Нуртдинович һәр төр авыру буенча булган күрсәткечләргә аерым тукталды, чагыштырмача анализ ясады. Кеше тормышын саклап калу буенча мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышалар медицина хезмәткәрләре, яңа мөмкинлекләр дә ачыла, яңа төр җиһазлар кайта. Льготалы дарулардан, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар саны да чагыштырмача кимегән. Узган ел сәламәтлек саклау өлкәсенә федераль, республика, территория фондларыннан барлыгы 136 миллион сум бүлеп бирелгән. Алар район хастаханәләренең, фельдшер-акушерлык пунктларының материаль-техник базаларын ныгытуга, төзекләндерү эшләренә юнәлдерелгәннәр. Районда "Бәләкәч" республика программасы уңышлы эшләп килә. 447 бала 3432,5 сумлык югары сыйфатлы сөт ризыклары белән тәэмин ителгән. "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында бюджет оешмалары хезмәткәрләренә тирәнтен диспансер күзәтүе үткәрелгән. Яңа Имән авыл җирлегендә башкарылган эшләр, планлаштырылганнары турында җирлек башлыгы Г.Фәттахов сөйләде. Киңәшмә барышында һәм йомгак ясап, Нәфис Касыймович Җиңү бәйрәменә әзерлек буенча тәкъдимнәрен кертте. Сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылганнарны уңай яктан бәяләп, ул табибларга ихтыяҗ мәсьәләсен чишү буенча үз фикерләрен җиткерде. Икеайлык кысаларында эшләр барышын барлады, өмәләрдә катнашу, агач утырту, территорияләрне яшелләндерү, төзекләндерү буенча да бурычлар билгеләде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим