САРМАН
  • Рус Тат
  • Ел укучысы – Руслан

    "Мәгариф" милли проекты кысаларында, сәләтле һәм инициативалы балаларны ачыклау максатыннан, ел саен "Ел укучысы" бәйгесе оештырыла. Быел да районның иң сәләтле, иҗади эшләүче, максатчан укучысы ачыкланды. Бәйге башта зоналарда уздырылды, ә аларда җиңү яулаучылар узган атнада Сарман гимназиясенә муниципаль турга җыелды. Мондый бәйгеләр аларда катнашучы укучыларга да, аларны тамаша кылучыларга...

    "Мәгариф" милли проекты кысаларында, сәләтле һәм инициативалы балаларны ачыклау максатыннан, ел саен "Ел укучысы" бәйгесе оештырыла. Быел да районның иң сәләтле, иҗади эшләүче, максатчан укучысы ачыкланды.
    Бәйге башта зоналарда уздырылды, ә аларда җиңү яулаучылар узган атнада Сарман гимназиясенә муниципаль турга җыелды.
    Мондый бәйгеләр аларда катнашучы укучыларга да, аларны тамаша кылучыларга да рухи күтәренкелек бирә, мәктәпләребездәге сәләтле, тырыш, максатчан укучылар белән горурлану хисләре уята.
    Бәйгедә катнашучыларны иң элек мәгълүмати-методик үзәк баш белгече Г.Шәйхразыева сәламләде, аларга уңышлар теләде. Шунысы куанычлы: мәктәпләребездә сәләтле, төрле бәйге-конкурсларда җиңү яулаучы, уңыш казанучы укучыларыбыз аз түгел. Бәйге башланганчы, "Татнефть" җәмгыятенең сәләтле укучылар белән эшләү фонды вәкиле З.Яһудина республика фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларны бүләкләп үтте. Болар - Җәлил икенче мәктәбеннән Миләүшә Шәйдуллина, Эльвина Сабирова, Ләйсән Әхмәдишина, Алинә Ганиева, Азалак мәктәбеннән Алия Хәкимова, Иске Минзәләбаштан Алсу Әхмәтҗанова, Сарман урта мәктәбеннән Равилә Гатауллина. Аларның укытучылары Ландыш Шәйдуллина, Чулпан Шәйдуллина, Алсу Борһанова (Җәлил икенче мәктәбе), Гүзәл Кәримова (Иске Минзәләбаш), Фәрит Сафин да (Сарман урта мәктәбе) фондның бүләкләренә ия булдылар.
    Ә бәйгегә килгәндә, быел район күләмендә үз сәләтләрен күрсәтердәй укучылар 7 булды: Руслан Маннапов (Җәлил беренче), Анастасия Холикова (Сарман гимназиясе), Раилә Сафина (Нөркәй), Анна Тимофеева (Петровка Завод), Юлия Анненкова (Җәлил гимназиясе), Алия Нәфыйкова (Сарман мәктәбе), Раил Арсланов (Җәлил икенче). Алар осталыкларын өч номинациядә күрсәттеләр. Бәя биргәндә, аларның һәркайсында теманы ача алу, эчтәлек, башкару осталыгы, яңалык булу һәм башкалар исәпкә алынды. Беренче бәйге "Әйдәгез, танышыйк" дип аталды һәм анда һәр катнашучы компьютер презентациясе ярдәмендә үз-үзләре, укулары, яраткан шөгыльләре, ирешкән уңышлары белән таныштырдылар. Аларның барысының да укуда гына түгел, сәнгать, фән һәм башка өлкәләрдә дә район, республика яки Россия күләмендә ирешкән казанышлары бар. Икенче - ораторлык осталыгы бәйгесенә конкурсантлар "Мәктәп миннән башлана" дигән чыгыш әзерләгәннәр иде. Алар мәктәпне ничек күзаллаулары, үзләренең анда тоткан урыннары турында сөйләделәр. Өченче - яраткан шөгыльләр номинациясендә конкурсантларның күп кырлы талантлары ачылды. Алар сәнгать мәктәбенә йөриләр, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, җырлыйлар, бииләр, музыка коралларында уйныйлар һәм башкалар. Мәртәбәле жюрига алар арасыннан иң яхшысын сайлап алу җиңел булмады. Әмма Руслан барлык номинацияләрдә өстенлеген күрсәтте, иң күп балл җыеп, бертавыштан "Ел укучысы" дип танылды. "5" билгеләренә генә укучы егет Бөтенроссия фән олимпиадаларында урыннар ала, фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышлар яулый, рәсем ясый, декоратив-кулланма сәнгать белән шөгыльләнә, эшләре республика күргәзмәсенә куелган. Әлбәттә, тырыш, ярдәмчел, сөйләм теле гаҗәеп матур, кул эшләренә оста Анастасия, биюче, җырчы Раилә, кул эшләренә оста, фотолар белән мавыгучы Анна, матур-матур прическалар ясаучы, сүз остасы Юлия, рәссам, "Йолдызлык" фестивалендә уңыш яулаган Алия, төрле, шул исәптән сирәк музыка коралларында уйнаучы, шигырьләр, матур-матур язмалар иҗат итүче Раил дә тырышлыклары, сәләтләре белән сокландырдылар. Русланга - сертификат, күчмә кубок, барлык конкурсантларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
    Г.Шәйхразыева бәйгене үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән Сарман гимназиясе директоры Л.Газимовага, гимназия коллективына, җыр-биюләре белән бәйгене ямьләүче укучыларга рәхмәт белдерде.
    Ел укучысы булу җиңелме? "Һәрвакыт эзләнергә, үзеңне төрле яклап үстерергә, үзеңдә булган барлык талантларны ачарга һәм һәрвакыт алга омтылырга кирәк. Мин бу бәйгедә беренче тапкыр катнашам һәм "Ел укучысы" исемен алуыма бик шатмын", - дип җавап бирде бу сорауга Руслан.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим