САРМАН
  • Рус Тат
  • Декларация тапшырырга онытмагыз

    Федераль салым хезмәте идарәсе гражданнарны 3-НДФЛ декларациясен 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәклеген искәртә

    Йорт, фатир, машина, җир участогы, башка милекне сатучылар яки наймга бирүчеләрнең, кыйммәтле кәгазьләр сатучыларның, лотерея операторларыннан отыш алучыларның, түләүле хезмәтләр күрсәтүчеләрнең декларацияне соңга калмыйча тапшырулары сорала. Декларация нигезендә салымны 15 июльгә кадәр түләргә кирәк.
    Салым декларациясен тутыру өчен, Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында “Программа чаралары” (“Программные средства”) бүлегендәге “Декларация” программасыннан файдаланырга мөмкин.
    Тулырак белешмәләр - nalog.ru сайтында һәм 8 (800) 222-22-22 телефоны буенча.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: