САРМАН
  • Рус Тат
  • Бу­рыч – эш­ләр­не тиз­лә­тү

    24 май­га рес­пуб­ли­ка­да күп кат­лы йорт­лар­да 2 мил­ли­ард 267 мил­ли­он сум­лык ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре баш­ка­рыл­ган. Бу - ел­лык бү­лен­гән ак­ча­лар­ның 52 про­цен­ты ди­гән сүз. Бу ту­ры­да як­шәм­бе көн­не Ми­нистр­лар Ка­би­не­тын­да уз­ган ки­ңәш­мә­дә тө­зе­леш, ар­хи­тек­ту­ра һәм то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы ми­нист­ры Ирек Фәй­зул­лин бел­дер­де. Баш­ка­рыл­ган эш­ләр­нең 29, 46 про­цен­ты Дәү­ләт то­рак инс­пек­ци­я­се та­ра­фын­нан...

    24 май­га рес­пуб­ли­ка­да күп кат­лы йорт­лар­да 2 мил­ли­ард 267 мил­ли­он сум­лык ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре баш­ка­рыл­ган. Бу - ел­лык бү­лен­гән ак­ча­лар­ның 52 про­цен­ты ди­гән сүз. Бу ту­ры­да як­шәм­бе көн­не Ми­нистр­лар Ка­би­не­тын­да уз­ган ки­ңәш­мә­дә тө­зе­леш, ар­хи­тек­ту­ра һәм то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы ми­нист­ры Ирек Фәй­зул­лин бел­дер­де.

    Баш­ка­рыл­ган эш­ләр­нең 29, 46 про­цен­ты Дәү­ләт то­рак инс­пек­ци­я­се та­ра­фын­нан ка­бул ител­гән. То­рак ми­лек­че­лә­ре шир­кәт­лә­ре, ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр­нең мәгъ­лү­мат ачу прог­рам­ма­сын­да кат­на­шу­лар­га кил­гән­дә, алар­ның 95 про­цен­ты­ның web-ка­би­нет­ла­ры бар. Пре­зи­дент Рөс­тәм Миң­не­ха­нов бер-ике ки­сәт­кән­нән соң да мәгъ­лү­мат ач­мау­чы­лар­га өчен­че­сен­дә җә­за би­рү ки­рәк­ле­ге­нә ба­сым яса­ды. Мәк­тәп­ләр­дә­ге ка­пи­таль ре­монт­ка тук­та­лып, эш­ләр­не тиз­лә­тү мө­һим­ле­ге, ре­монт гра­фик­ла­ры­на сы­еш­мау­чы под­ряд­чы­лар­ны икен­че­лә­ре­нә алыш­ты­ру ту­рын­да тәкъ­дим яң­гы­ра­ды. Фельд­шер­лык-аку­шер­лык пункт­ла­ры тө­зе­ле­ше, бе­рен­чел ме­ди­ци­на-са­ни­та­рия яр­дә­ме уч­реж­де­ни­е­лә­ре ре­мон­ты мәсь­ә­лә­лә­ре дә ка­рал­ды ки­ңәш­мә­дә.

    Ра­йон­да күп кат­лы йорт­лар­да 38223 мең сум­лык ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре план­лаш­ты­ры­лып, алар 18967 мең сум­лык баш­ка­рыл­ган. Ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­сы­на кер­гән мәк­тәп­ләр­дә дә эш­ләр ба­ра. Ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Лә­ес Нурт­ди­нов под­ряд­чы­лар ал­ды­на эш­ләр­не тиз­лә­тү бу­ры­чы куй­ды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим