САРМАН
  • Рус Тат
  • “Бәллүр каләм” яңа җиңүләргә рухландырсын

    19 майда - Татарстан матбугаты көнендә Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә республиканың "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" журналистлык конкурсының йомгакларын игълан иттеләр. Бәйгенең "Район мәгълүмат-мөхәррият чаралары" номинациясендә безнең "Сарман" җиңү яулады. Быелгы "Бәллүр каләм" - үткәрелә башлаганнан бирле унбишенчесе, юбилейлысы иде. Безнең нәкъ менә шунсында җиңүгә ирешүебез аеруча шатлыклы. Әлеге...

    19 майда - Татарстан матбугаты көнендә Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә республиканың "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" журналистлык конкурсының йомгакларын игълан иттеләр. Бәйгенең "Район мәгълүмат-мөхәррият чаралары" номинациясендә безнең "Сарман" җиңү яулады.
    Быелгы "Бәллүр каләм" - үткәрелә башлаганнан бирле унбишенчесе, юбилейлысы иде. Безнең нәкъ менә шунсында җиңүгә ирешүебез аеруча шатлыклы. Әлеге абруйлы бәйгедә катнашучылар елның-елында күп була. Хәзергә кадәр анда ике меңләп кеше катнашкан, быел исә комиссиягә 175 гариза кергән булган.
    Бәйге җиңүчеләре, елдагыча, Республика матбугаты көнендә уздырыла торган массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында игълан ителде һәм бүләкләнделәр. Бүләкләр тапшырганчы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков матбугатчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткереп, ул аерым иҗатчыларга Дәүләт бүләкләре тапшырды. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның, эшлекле сәфәрдә булу сәбәпле, медиафорумда катнаша алмавын белдереп, журналистларга аның бәйрәм уңаеннан котлавын ирештерде. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, бәйрәм белән котлаганнан соң, журналистларны тагын да активрак булырга чакырды. Республикада матбугат чаралары саны арта тора, бәйгедә республикадан читтә нәшер ителүче татар газеталары да катнаша ала. Катнашучылар саны күп булу журналистларны күбрәк эзләнергә, язмаларны, тапшыруларны кызыклырак итәргә этәрә.
    Бәйге унике номинациядән тора иде: "Һөнәргә тугрылык өчен", "Темасы - җирле, осталык -башкаладагыча", "Объектив аша караш", "Китап авторы -журналист" һ.б. Район, шәһәр, корпоратив, интернет матбугат чаралары аерым номинацияләрдә бәяләнделәр. Без, мәгълүм ки, район матбугат чаралары номинациясендә катнаштык һәм җиңүгә ирештек. Ветеран журналистларга бүләкләрне Р.Ратникова һәм М.Моратов тапшырдылар. Башка номинацияләрдә җиңүчеләрне министрлар котлады. Без бәллүр каләмне һәм Җиңүче дипломын экология һәм табигатьне саклау министры Артем Сидоров кулыннан алдык. Редакциягә кыйммәтле бүләк тә тапшырылды. Рус телендә чыгучы район газеталары арасында Алабуганың "Новая Кама" газетасы җиңеп чыкты (рәсемдә).
    "Порохом пахнущие строки", "Против железного потока"("Тимер ташкыннарга каршы") китаплары белән якташыбыз Рафис абый Могыйнов "Китап авторы - журналист" номинациясендә җиңү яулады. Икенче якташыбыз Марсель Зарипов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Аларны олы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз, иҗат уңышлары, имин тормыш телибез.
    "Бәллүр каләм" бик матур яңгырый. Заман адымына ияреп, берүк аның исемен үзгәртә күрмәгез", - диде үз чыгышында Илдар Халиков. Ул, еллар үткән саен, ныграк очлана барсын, аның "күзеннән" читтә калган проблемалар булмасын, дигән фикер дә яңгырады. Без дә башкаладан, тагын да дәртләнебрәк эшләрбез, газетаны тагын да кызыклырак итәргә тырышырбыз, дигән уй белән кайттык .
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим