Бүген безне нинди һава торышы көтә?

Республика буенча төнлә һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр булачак. Аерым районнарда бозлавык, төнлә буран көтелә.

Көньяк-көнбатыштан көчле җил, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр булачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0 дән 5 градуска кадәр, көндез 1-дән +3 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: