"Бердәм Россия"нең мобиль төркеме Сарманга килде

Республикада “Бердәм Россия” партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү бүлекләре эшли. “Бердәм Россия” символикасы төшерелгән алты автобус республика буенча йөри.

Бүген мобиль төркем безнең районга килде. Хәзерге вакытта алар Сарманда эшлиләр. Районда яшәүчеләр “Бердәм Россия”гә Дәүләт Советының яңа составында эшләү өчен үз йөкләмәләрен җиткерү мөмкинлеге бирелде.
Халыктан килгән бөтен мөрәҗәгатьләр язмача кабул ителеп, электрон базага – “Минем депутат” сайтына кертелә. Сайтка һәркем үзе дә мөрәҗәгать итә ала.
Төштән соң мобиль төркем Петровка Завод авылында булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде