САРМАН
  • Рус Тат
  • Басуларда эш тынмый

    Район кырларында чәчүлекләрне тәрбияләү, чиста пар җирләрен эшкәртү дәвам итә. Карсыз, салкын кыштан соң килгән җылы, явымсыз апрель, май айлары (һава температурасы нормадагыдан 5-15 градуска югарырак булды) үсемлекләрнең һәм, бер очтан, зарарлы организмнарның да үсеш этапларын тизрәк үтүләренә китерде. Район бу күрсәткечләр буенча Казахстан далалары шартларында калды. Апрель аенда явым-төшемнәр...

    Район кырларында чәчүлекләрне тәрбияләү, чиста пар җирләрен эшкәртү дәвам итә.
    Карсыз, салкын кыштан соң килгән җылы, явымсыз апрель, май айлары (һава температурасы нормадагыдан 5-15 градуска югарырак булды) үсемлекләрнең һәм, бер очтан, зарарлы организмнарның да үсеш этапларын тизрәк үтүләренә китерде. Район бу күрсәткечләр буенча Казахстан далалары шартларында калды. Апрель аенда явым-төшемнәр нормасы 32 миллиметр булып, яңгыр 4,2 миллиметр гына яуды. Майда тиешле 36 миллиметрның 21, 8 миллиметры яуды. Ике айлык явым-төшем озак еллар күзәтелгән күрсәткечләрнең 38 процентын гына тәшкил итте. Июнь аенда явымнар 105 миллиметр булып, уртача айлык күрсәткеч 167 процентка җитте. Бу явымнар дым запасын тулыландырды, һәм хәзер үсемлекләр дым җитмәүдән интекмиләр.
    Язгы культуралар 47 мең гектарда чәчелде. Ә уҗымнар 17460 гектарда чәчелгән иде. Кызганычка каршы, аларның 70 проценты салкыннардан үлде. Чәчү минераль ашламалар кертеп алып барылды. Шулай ук тамырдан тукландыру үткәрелде. Барлыгы 16 мең тонна, ягъни һәр гектарга тәэсир итүчән матдәдә исәпләгәндә, 80 килограмм минераль ашламалар кертелде. Бу -республикадагы иң югары күрсәткеч, тик узган елдагыга караганда, һәр гектарга 15 килограммга азрак.
    Хәзерге вакытта чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртү бара. Парник эффекты хасил булу нәтиҗәсендә, язгы бодай мәйданнарында ончыл чык, септориоз кебек авырулар килеп чыкты. Мондый басуларны тиз арада эшкәртү таләп ителә.
    Шикәр чөгендере басулары куандыра. Бер гектар мәйданда үсемлекләр саны 85-100 мең данә тәшкил итә. Бу узган елдагыдан 5-10 меңгә артыграк. Чүплерәк урыннар дүрт кат эшкәртелде. Бер очтан борлы ашламалар кертелде, болын күбәләгенә каршы эшкәртелде. Гомумән алганда, фитопатологик хәл тотрыклы, саранча сыман корткычларның көтүләре күзәтелми.
    Чиста пар мәйданнары 6 мең гектардан артык тәшкил итә. Хәзер аларны эшкәртү төгәлләнеп килә. Әмма кайбер фермер хуҗалыкларында бу эшкә керешмәделәр әле. Аларның - Кузнецов, Миңнуллин, Мәрданов, Шәйхрамовның, бергә алганда, 520 гектар чиста пар җирләре бар. Алар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, чиста пар җирләренең күләменә карап, ярдәм күрсәтеләчәген белмиләр, ахры. Ә ул аз түгел: һәр гектарга 500 сум исәбеннән акчалата ярдәм булачак (бу җирләргә көзге культуралар чәчелү шарты белән). Әле минераль ашламалар белән ярдәм итү дә көтелә. Мондый ярдәмнең моңарчы булганы юк иде. Аннан файдаланмый калу акылсызлык булачак.
    Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 6610 тонна печән, 12300 тонна сенаж әзерләнде. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алу 6 нчы июльгә төгәлләнергә тиеш.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: