САРМАН
  • Рус Тат
  • "Агрокөч"некеләр укыды

    13 майда районда шикәр чөгендере игү мәсьәләләренә багышланган семинар-уку булды. Аңа "Агрокөч төркеме" ЯАҖнең шикәр чөгендере игү белән шөгыльләнүче агрофирмаларының директорлары, баш агрономнары, шикәр чөгендере буенча агрономнары һәм чөгендерне гербицидлар белән эшкәртүдә эшләүче механизаторлар чакырылган иде. Семинар-укуның пленар өлеше район Советының утырышлар залында узды. Анда "Россельхозцентр"ның республика филиалы җитәкчесе Таһир...

    13 майда районда шикәр чөгендере игү мәсьәләләренә багышланган семинар-уку булды. Аңа "Агрокөч төркеме" ЯАҖнең шикәр чөгендере игү белән шөгыльләнүче агрофирмаларының директорлары, баш агрономнары, шикәр чөгендере буенча агрономнары һәм чөгендерне гербицидлар белән эшкәртүдә эшләүче механизаторлар чакырылган иде.
    Семинар-укуның пленар өлеше район Советының утырышлар залында узды. Анда "Россельхозцентр"ның республика филиалы җитәкчесе Таһир Һадыев, "Щелково Агрохим" ЯАҖ консультанты Геннадий Старых чыгышлары тыңланды. Алар шикәр чөгендерен гербицидлар белән вакытында, сыйфатлы итеп һәм нормаларга туры китереп эшкәртү буенча эшлекле тәкъдимнәрен җиткерделәр. "Агрокөч төркеме" ЯАҖнең баш агрономы Рөстәм Хәбибрахманов чыгышы тыңланды.
    Семинар-уку эшен "Сарман" агрофирмасының Морбаш янындагы басуында дәвам итте. Үсемлекләрнең тишелешенә, торышына югары бәя бирелде. Бер гектарга 110-120 мең үсемлек бар. Җир көздән тиешенчә эшкәртелгән, иртә язда дым каплау уздырылган, ашлама кертеп, оптималь срокларда чәчелгән. Кыскасы, технология тулысынча сакланган. Басудагы туфракның ачылыгы да нормада, өченче ел биредә известьләү уздырылган иде. Шул ук көнне чүп үләннәренә каршы эшкәртү дә башланды. Үсемлекләр өчен әлегә шартлар әйбәт, дым бар. Дөрес, яңгырлар явып үтсә, тагын да әйбәтрәк, үсемлекләрне "тартып үстергәндәй" булыр иде, диләр белгечләр. Агрофирмада шикәр чөгендере 2500 гектарда чәчелгән. Районда ул 7565 гектар мәйдан били.
    Семинар-уку эшендә республиканың энергетика министры Илшат Фәрдиев, "Агрокөч төркеме" ЯАҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев, район башлыгы Нәфис Закиров катнаштылар. Илшат Шәехович чөгендер басуының торышыннан канәгать калды, эшләрне шул рәвешле дәвам итүне теләде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим