САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Эшмәкәрләр киңәшмәсендә

Узган атнада Инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре район эшмәкәрләре белән очраштылар. Агентлык быел Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм программасы буенча грантлар бирү өчен бизнес-проектларга конкурс үткәрә. Финанс-хокукый консультацияләр бүлеге начальнигы Р.Лотфрахманова грантларның төрләренә тукталды. Аның беренчесе - лизинг-грантлар. Эшне яңа башлаучы эшмәкәрләргә җиһаз лизингы килешүе суммасының 40 проценты, ләкин 1...

Узган атнада Инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре район эшмәкәрләре белән очраштылар.
Агентлык быел Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм программасы буенча грантлар бирү өчен бизнес-проектларга конкурс үткәрә. Финанс-хокукый консультацияләр бүлеге начальнигы Р.Лотфрахманова грантларның төрләренә тукталды. Аның беренчесе - лизинг-грантлар. Эшне яңа башлаучы эшмәкәрләргә җиһаз лизингы килешүе суммасының 40 проценты, ләкин 1 миллионнан сумнан да артыграк булмаган күләмдә субсидия каралган. Гамәлдәге предприятиеләр исә лизинг килешүе суммасының 30 проценты күләмендә субсидиягә исәп тота алалар. Ләкин предприятиедә кеше саны уртача 50 булганда бу сумма - 3 миллион сумнан, кеше саны 50дән артык булганда 10 миллион сумнан артыграк була алмый. Лизинг-грантлар турындагы нигезләмә буенча, авыл хуҗалыгы бизнесы субсидияләнә ала. Социаль бизнес буенча эшмәкәрләр 600 мең сум, ләкин конкурска тәкъдим ителгән бизнес-проектның 85 процентыннан артыграк булмаган күләмдә субсидия алырга мөмкиннәр. Социаль бизнес турындагы нигезләмә буенча, социаль эшмәкәрлек сферасындагы бизнес-проектлар субсидияләнергә мөмкин. Болар - һөнәри юнәлеш бирүгә һәм эшкә урнаштыруга ярдәм күрсәтү, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау, физкультура һәм массакүләм спорт, түгәрәкләр, көнкүреш һәм социаль хезмәтләр күрсәтү һәм башкалар. Производствоны модернизацияләү һәм инновацияләр тармагында эшне яңа башлаучы эшмәкәрләргә 500 мең сум, ләкин бизнес-проектның 85 процентыннан да артыграк булмаган күләмдә субсидия каралган. Инновацион товарлар, хезмәтләр, технологияләргә патенты булган эшмәкәрләр 5 миллион, ләкин интеллектуаль эшчәнлек, производствоны технологик модернизацияләү нәтиҗәләрен куллану буенча конкурска тәкъдим ителгән бизнес-проектның 75 процентыннан артыграк булмаган күләмдә субсидиягә исәп тота алалар.
Агентлык грантлар, лизинг буенча документларны рәсмиләштерү, бизнес-планнарны эшләүдә финанслар җәлеп итүдә ярдәм итә, инсвестицион проектлаштыру һәм финанс анализына өйрәтүне оештыра ала. Р.Лотфрахманова заявка бирү срокларына, озакламый республикада ачылачак Агропромпаркка тукталды.
Агентлык белгече Н.Баталова ит, сөт, яшелчә эшкәртү, икмәк продуктлары, хәләл продукция әзерләүче һәм модульле башка заводлар белән таныштырды, уңай якларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев