САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татарстан дәүләтчелеге белән бәйле төп вакыйгалар

1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелде.

1990  елның 30  августында Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде.

30 август Татарстан халкының бәйрәме — Республика көне дип игълан ителде.

1991 елның 12 июнендә Татарстан халкы беренче Президентын сайлады.

1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителде.

1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителде.

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Конституция татар һәм рус телләрен дәүләт телләре дип игълан итте.

1993 елның 27 августында Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кабул ителде.

1994 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында дәүләтара мөнәсәбәтләрне билгеләүче Договор төзелде.

2005 елның 30 августында халкыбыз Казан шәһәренең 1000 еллыгын бәйрәм итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев