САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Графиктан калышмыйча

Узган якшәмбедә ТР Министрлар Кабинетында күп фатирлы йортларда, белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү, фельдшерлык-акушерлык пунктларын модернизацияләү һәм төзү, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Аны Президент Рөстәм Миңнеханов алып барды. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгышыннан күренгәнчә, 22нче июньгә республикада 162...

Узган якшәмбедә ТР Министрлар Кабинетында күп фатирлы йортларда, белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү, фельдшерлык-акушерлык пунктларын модернизацияләү һәм төзү, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Аны Президент Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгышыннан күренгәнчә, 22нче июньгә республикада 162 күп катлы йортта ремонт эшләре төгәлләнгән, барлыгы 3 миллиард 130 миллион сумлык эшләр башкарылган. Районда күп катлы йортларда ремонт эшләре графиктан соңармый алып барыла. Барлыгы 27 миллион 700 мең сумлык эшләр башкарылды. Бу - планлаштырылганның 73 проценты дигән сүз. Унбиш йортның дүртесендә эшләр тулысынча төгәлләнде. Ремонтны 1нче августка төгәлләү күздә тотыла.

Фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелеше һшм аларны модернизацияләү буенча быел республикада115,4 миллион сумлык эшләр башкарылырга тиеш. Бу программа буенча безнең районда да бер ФАП (Өчөйле Саклау авылы) төзелә. Капиталь ремонт программасына районның ике мәктәбе кергән. Районда шулай ук клублар, күп функцияле үзәкләр программасы буенча Каташ Каран авылында клуб төзелеше башланды. Район башлыгы Нәфис Закиров бу объектларда эшләрне тизләтү кирәклегенә басым ясады. Шулай ук күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү буенча да тәкъдимнәр кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев