ЮХИДИ идарәсе "Кышкы каникуллар " профилактик чарасын игълан итте

Имин үтсен каникул.

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Барыбыз да көтеп ала бу бәйрәмнәрне. Чөнки алда яңа ел каникуллары көтә. Гадәттә бу чорда кышкы уен төрләренә кызыгып күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке караңгылык барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да зур игътибарлылык сорый.

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә республика юлларында һәлакәтләр саны көннән көн арта. Кызганычка каршы һәлакәт корбаннары арасында балалар да бик күп. Мисал өчен безнең районда быел 16 яшькәчә балалар катнашында 4 юл һәлакәте очрагы булды. Аларда 4 бала тән җәрәһәтләре алдылар. Республика статистика саннарыннан күренгәнчә күп һәлакәтләрдә балалар автотранспорт пассажиры буларак зыян күрәләр. Безнең районда булган 2 һәлакәттә балалар пассажирлар иде.

Район ЮХИДИ бүлеге һәлакәтләрне булдырмау максатында төрле профилактик эшләр алып бара. Аның иң үтемлесе кагыйдә бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрү. Мисал өчен бүгенге көнгә кадәр балалар тарафыннан 177 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шуларның 131 җәяүлеләр, 46 – велосипед йөртүчеләр. Иң киң таралган кагыйдә бозуларның берсе җәяүлеләр өчен юл кичүләре булган килеш тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыгу.Райондагы барлык белем бирү оешмалары янында юл кичүләре бар, махсус юл билгеләре урнаштырылган. Ә укучылар барыбер кыскарак юл эзләп кагыйдә бозып йөрүне дәвам итәләр.

Шулай ук пассажир-балаларнын иминлеген тәэмин итү приоритет проблемаларнын берсе булып кала. Шул максаттан ел дәверендэ төрле чаралар уткәрелә. Аларнын иң утемлесе мондый төр кагыйдә бозучы шоферларны ачыклау. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 243 шундый кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Законга кергән узгәрешләр нигезендә хәзер 7 яшьтән кечерәк балалар махсус автокреслоларда гына йөртелергә, ә олкәнрәкләр автотранспорт салонында куркынычсызлык каешлары эләктереп утырырга тиеш. Бу төр кагыйдә бозу өчен штраф 3000 сум күләмендә. Бүгенге көндә кышкы каникуллар вакытында балаларнын юллардагы иминлеген тәэмин итү максатында 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ЮХИДИ һәм мәгариф булеге тарафыннан «Кышкы каникуллар!» исеме астында профилактик чара уткәрелә. Аның кысаларында 25 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр «Бала – төп пассажир!» акциясен уздыру, ЮХИДИ һәм участок уполномоченныйлары хезмәткәрләренен балалар белэн очрашулар уздыруы, массакүләм бәйрәм чаралары оештырылган урыннарда юлларны тикшереп контрольдә тоту, махсус рейдлар барышында балаларны махсус утыгычлардан һәм куркынычсызлык каешларыннан башка йөртуче, җәяулегә юл бирмәуче шоферларны, шулай ук кагыйдә бозучы җәяулеләрне ачыклау буенча чаралар уздырыла.

Район белем белем бирү учреждениеләрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында викториналар, юл иминлеге турында әңгәмәләр үткәрелә.

Кыш көне суык булса да аның үзенә генә хас бик күңелле мизгелләре дә күп. Бигрәк тә балалар кышкы уеннарны аеруча яраталар. Чынлап та аларны каникуллар вакытында кышкы куңел ачулар көтә: бозлы таудан чана шуу дисеңме, чаңгыларда йөру, хоккей уйнау. Ләкин беребезгә дә урамдагы яки юлдагы куркынычсызлык турында онытырга ярамый. Чөнки кыш көне табигый шартлар юлларда аеруча куркыныч тудыра. Автотранспорт юлы боз белән каплана һәм машиналарның тормоз юлы озыная, ә бураннар һәм кар явулар аркасында күз күреме начарая. Кар яуганда шоферга юлда бозлавык барлыгын белүе дә кыен. Шуның өчен юлны аркылы чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне онытмасагыз иде.

1. Юлны аркылы бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгыгыз.

2. Исегездән чыгармагыз! Җәяулеләр юл кичүе – ул куркыныч риск зонасы, һәм монда юл һәлакәте корбаны булу ихтималы бик күп.

3. Юл кичүенә килеп җиткәч, бик игътибарлы булыгыз, туктагыз һәм транспорт чаралары юклыкка ышангач яки алар сезне үткәрер өчен туктаганны кургәч кенә юлны аркылы чыга башлагыз.

4. Юл кичүендә мин хаклы дип кенә уйлап чыгарга ашыкмагыз, чөнки шофер сезне соңрак күрергә дә мөмкин.

5. Киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыру да куркынычсызлыкны тәэмин итүгә булышачак.

Тиздән каникуллар башлана. Сезнең ялларыгыз күңелсез мизгелләрсез генә үтсен өчен алда әйтелгән кагыйдәләрне истән чыгармасагыз иде. Хәерле имин юллар барыгызга да.

 

 

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет

учреждениясенең Сарман районы

буенча булекчә житәкчесе: А.Р.Ситдикова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде