САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Җәяү йөрү – йөрәк эшчәнлеген яхшырта, холестеринны чыгара, кан басымын көйли

Күпләр җәяү йөрү аяклар өчен генә файдалы дип уйлый. Аның исә бөтен организмга файдасы бар. Әйтик, күп йөргәндә умыртка баганасы тукымалары һәм буыннар ныгый, ни өчен дигәндә, мускуллар киеренкелеге вакытында кан башка вакытта барып җитә алмаган нокталарга кадәр килә. Шуның белән аларны кислородка баета. Тиз йөргәндә, тукымалардан агулы матдәләр һәм...

Күпләр җәяү йөрү аяклар өчен генә файдалы дип уйлый. Аның исә бөтен организмга файдасы бар. Әйтик, күп йөргәндә умыртка баганасы тукымалары һәм буыннар ныгый, ни өчен дигәндә, мускуллар киеренкелеге вакытында кан башка вакытта барып җитә алмаган нокталарга кадәр килә. Шуның белән аларны кислородка баета. Тиз йөргәндә, тукымалардан агулы матдәләр һәм шлаклар куып чыгарыла. Җәяү даими йөргән кешеләрнең йөрәкләре яхшы эшли башлый, организмнан холестеринны чыгара, кан басымы көйләнә. Хәтта ки остеопороз белән онкология дә чигенә, диләр. Җәяү йөрү нәтиҗәсендә ябыгучылар турында да еш ишетеп торабыз. Калорияләрне «яндыру» өчен ул менә дигән форсат. Көн дә урамда җәяү йөреп керү картаю процессын да акрынайта икән. Белгечләр исәпләп чыгаруынча, һәр көн ярты гына сәгать җәяү йөрү дә :
- сөякләр белән мускулларны ныгыта;

- йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүдән саклый;

- кан басымын көйли;

- стресстан котылырга ярдәм итә;

- кандагы шикәр күләмен җайга сала.

Реклама

Яңа гына җәяү йөрергә керешкәндә, баштагы көннәрдә озаграк йөрергә кирәк. Акрынлап адымнарыгызны тизләтә башлыйсыз. Берничә айдан бер минутка 110 адым ясый башлагыз. Иң яхшысы - һәр көнне берәр сәгать йөрү. Йөрергә чыкканда ашказаныгыз буш булу әйбәт яки урамга ашаганнан соң сәгать ярым үткәч кенә чыгыгыз. Җәяү йөрергә күнегү өчен ике атна вакыт кирәк, диләр. Аннары инде ул сезнең гадәткә әверелә. Йөрү өчен аерым вакыт таба алмасагыз, эштән кайтканда, ике тукталышны җәяү кайтырга тырышыгыз. Акрын йөрү белән тиз йөрү ничек була дигән сорау туарга мөмкин. Белгечләрнең әйтүенә караганда:
бик акрын йөрү ул - 60-70 адым;

акрын йөрү - 70-90 адым;

уртача йөрү - 90-120 адым;

тиз йөрү - 120-140 адым;

бик тиз йөрү - 140 һәм аннан да күбрәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X