САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Татарстанда легаль булмаган йөртүчегә штраф салдылар

Бу хакта дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

Автобус пассажирларны чикләү чаралары кертелгән чорда Балтач-Казан маршруты буенча кагыйдәләрне бозып алып бара. Аны документларны һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булган чорда маска режимы үтәлешен тикшерү өчен трассада туктаталар. Юл-патруль хезмәте инспекторлары ачыклаганча, автобус йөртүче легаль булмаган рәвештә эшләгән. Аңа чикләүләр чорында пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф салалар. Әлеге маддә буенча шоферлар өчен – 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик зат булмаган эшмәкәрләргә – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Шуңа карамастан, шушы ук шофер икенче көнне үк шул ук оешма автобусында яңадан тоткарлана. Автобусны штрафстоянкага озаталар.
- Бүгенге көндә даими шәһәрара маршрутлар гына рөхсәт ителә, бу юнәлештәге башка хезмәтләр хәзергә тыела, - диләр дәүләт автоинспекциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев