САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Татарстанда “Кыр көне-2020” үткәреләчәк

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2-4 июль көннәрендә республикада “Кыр көне-2020” (“День поля-2020”) дигән кыр форматындагы эре күргәзмә узачак. Ул Лаеш районында ачык һавада уздырылачак.

Аңа әзерлек бер ел алдан көзге, соңыннан язгы культуралар чәчүдән башланды. Бүгенге көндә тәҗрибә кырларында күргәзмә чәчүләр яхшы хәлдә, озакламый авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлар белән танышырга мөмкин булачак.
Күргәзмәдә түбәндәге тармаклар буенча авыл хуҗалыгының алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк: “Үсемлекчелек”, “Агропромышленность сәнәгатен инженер-техник тәэмин итү”, “Терлекчелек”, “Мелиорация”, “Хуҗалык итүнең кече формалары”, “Агропромышленность сәнәгатен цифрлаштыру”.
Эшлекле программа кысаларында күргәзмәдә катнашучыларның агропромышленность сәнәгатен үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча презентацияләрен һәм мастер-классларын үткәрү планлаштырыла һәм аларда агропромышленность предприятиеләре һәм фәнни берләшмәләрнең вәкилләре катнашу да күздә тотыла.
Әлеге чараның максаты – алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, эшлекле элемтәләр булдыру, көчләрне бергә туплау.
· Катнашу мәсьәләләре буенча түбәндәге контактлар буенча элемтәгә керергә мөмкин: 8(843)221-77-95, expo.racin@tatar.ru. “Цифрлаштыру, аграрийлар өчен программа тәэмин итүе, агропромышленность комплекслары өчен IT-карарлар һәм технологияләр” блогында катнашырга теләүчеләр өчен: 8-927-440-79-99, Danis.Sayfutdinov@tatar.ru, https://деньполя2020.рф.

Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә “Кыр көне-2020”нең үткәрү сроклары үзгәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев