САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Татарстанда «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы старт ала

Балалар катнашындагы юлтранспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, 20 майда Татарстанда “Игътибар – балалар!” профилактик чарасына старт бирелде. Ул 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

2020 елның 4 аенда республикада 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 4 баланың гомере өзелде, 101 бала тән җәрәхәтләре алды. Анализдан күренгәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәй айларында була. 2019 елның июньавгуст айларында, мәсәлән, республикада балалар катнашында 151 авария булды, аларда 4 (ел буена – 19) баланың гомере өзелде, 158 бала зыян күрде. Быел исә районда балалар катнашында бер юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе төрле чаралар үткәрүне планлаштырды. Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә дистанцион өйрәтү, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру буенча чаралар, яшүсмерләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр оештырылачак, балаларны йөртүче транспорт шоферлары, мәгариф учреждениеләренә илтүче юллар, юл билгеләре, разметкалар, светофорлар һәм киртәләгеч җайланмалар тикшереләчәк. Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Ата-аналар балалар иминлегенә җаваплы карарга тиешләр. Балаларны юлга якын, иминлек өчен куркыныч урыннарда ялгыз калдырмагыз. 7 яшьтән кечерәк балалар конструкцияләрендә куркынычсызлык каешлары, куркынычсызлык каешлары һәм баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган тоткыч җайланмалар каралган җиңел машинада һәм йөк машинасы кабинасында әлеге җайланмалар ярдәмендә генә йөртелергә тиешләр. Моның белән беррәттән, Дәүләт автоинспекциясе 7 яшьләре тулган балаларны да әлеге җайланмалар ярдәмендә йөртергә киңәш итә. 
ЮХИДИ бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев