САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сәид хәзрәт Хаков Рамазан аена басуыбыз белән тәбрик итә

Район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков барлык райондашларны Рамазан аена басуыбыз белән тәбрик итә.

- Әссәләмүгаләйкүм, кадерле райондашлар! Раббыбыз Аллаһка мең-мең шөкерләр булсын, Ул безгә янә изге Рамазан айларына ирешергә насыйп итте. Сөекле пәйгамбәребез кешеләрне шушы изге ай килү белән шатландыра торган булган. “Килде сезгә Рамазан, ул – бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезләрне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калды. (“Табәрани” риваяте.)
Йосыф пәйгамбәр Якуп пәйгамбәрнең иң сөекле улы булган кебек, Рамазан ае да – Аллаһының иң яраткан ае. Бер Йосыфның догасы белән Аллаһ аның калган 11 туганының гөнаһын кичергән кебек, Аллаһ, безнең Рамазанда кылган ихлас догаларыбыз сәбәпле, 11 ай кылган гөнаһларыбызны кичерсә иде. Рамазан ае мөбарәк булсын! - дип тели ул.
Сәид хәзрәт Хаков хәбәр иткәнчә, республикадагы санитар-эпидемилогик хәл шартларында мөселман кардәшләребез тәравих намазын өйдә укыдылар, ифтар ашларын өйдә гаилә учагында гына үткәрәчәкләр.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев