САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманлыларга юка бозга чыккан өчен штраф каралган

Саннардан күренгәнчә, быел республика сулыкларында 91 кешенең гомере өзелгән.

Көзге-кышкы чорда мондый фаҗигаләр балыкчыларның ныгып җитмәгән бозга чыгуы, кешеләрнең аңа машинада керүе, бозда җәяүлеләр кичүеннән файдалану белән бәйле. Ә балаларның көзге-кышкы чорда фаҗигәләргә юлыгуына ата-аналарның аларга карата игътибарсыз булулары сәбәпче.

Иминлек айлыгында, шулай ук салкыннар башлану, боз формалашу белән бәйле рәвештә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга боз өсләрендә сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Боз ныгып җитмәгән сулыкларга патрульләр оештырылачак. Гражданнарның мондый боз өсләренә чыгуы тыела, һәм, андыйлар ачыкланган очракта, аларга - 1500-2000 сум, вазифаи затларга – 5000-7000 сум, юридик затларга 50000-70000 сум күләмендә штраф салу каралган.

Реклама

Зөлфия Шәрипова язмасы.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X