САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Райондашларның ноябрь бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәчәкләре билгеле булды

Җомга, 1 ноябрьдә, бәйрәм алды булса да, эш көне бер сәгатькә кыскартылмаячак.

Ноябрь башында татарстанлыларны озын ял көннәре (2, 3, 4 һәм 6 ноябрь) көтә. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте хәбәр итә.

Атнасына 5 көн эшләүче Россия гражданнары өчен ял көннәре 2 сеннән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, чөнки 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне дүшәмбегә туры килә.

«Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 4 ноябрь ял көне булачак. Шул рәвешле, россиялеләр өч көн (2-4 ноябрь) ял итәчәк», - дип белдерделәр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

6 ноябрьдә республикада Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтүгә бәйле рәвештә, сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга гына эш көннәре булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев