САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманлылар Дамир абыйның яңа җырын тыңлый алалар +ВИДЕО

Күптән түгел халкыбызның җыр сәнгате тагын бер матур яңа җырга баеды – Дамир Гарифуллин сүзләренә язылган яраткан җырчыбыз Сиринә Зәйнетдинова башкаруындагы “Бүләк итәм йөрәк җырымны” җыры сәхнәгә менде. Ул сарманлыларның да яраткан җырына әверелер дип ышанабыз. Райондашларга аның сүзләрен һәм видеоязмасын тәкъдим итәбез. Тыңлап карагыз әле!

Бүләк итәм йөрәк җырымны

Юлдаш булсын барыр юлларыңа –
Бүләк итәм йөрәк җырымны.
Кайтавазы сиңа ераклардан
Алып килер йөрәк җылымны.

Кушымта:
Сөюләрем, янып-көюләрем
Бөтенесе – шушы җырымда.
Синең өчен генә бу җырымны
Кошлар сузар һәрбер урында.

Читләр аны сиңа ишеттерер
Бүлә-бүлә йөргән юлыңны.
Юлдаш булсын тормыш юлларыңа –
Бүләк итәм йөрәк җырымны.

Кушымта
Сөюләрем, янып-көюләрем -
Бөтенесе шушы җырымда.
Синең өчен генә бу җырымны
Кошлар сузар һәрбер урында.

Кайгылары, шатлыклары белән
Фани дөньябыз да илаһи.
Юлдаш булса җырым, яшәүләре
Күңеллерәк булыр, билләһи.

Кушымта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев