САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарманлылар юлда игътибарлы булырга тиешләр

Юлларда җәяүлеләрне бәрдерү очраклары күбрәк көзге-кышкы ел фасылларында була. Сезонга бәйле транпорт агымының күбәюе һәм һава торышының көйсезлекләре барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да күп игътибарлылык сорый. Автотранспорт йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юл торышының үзгәрүенә җавапсыз каравы һәлакәткә китерергә мөмкин. Көз җитү белән якты көннең озынлыгы кыскара, ә караңгыда күз күреме бермә-бер...

Юлларда җәяүлеләрне бәрдерү очраклары күбрәк көзге-кышкы ел фасылларында була. Сезонга бәйле транпорт агымының күбәюе һәм һава торышының көйсезлекләре барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да күп игътибарлылык сорый. Автотранспорт йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юл торышының үзгәрүенә җавапсыз каравы һәлакәткә китерергә мөмкин. Көз җитү белән якты көннең озынлыгы кыскара, ә караңгыда күз күреме бермә-бер кими. Шоферларга куркынычсыз тизлекне сайлау киңәш ителә, ә җәяүлеләр үзләренең гамәлләре белән автотранспорт йөртүчеләрне куркыныч ситуацияләрдә калдырырга мөмкин икәнлекне исләреннән чыгармасыннар иде.

Юл йөрү кагыйдәләре җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрдә төрле яктырткыч атрибутлар тагып йөрергә киңәш итә. Транспорт чарасы якыннан яктыртучы фараны эшләтеп барган очракта юлда баручы җәяүлене 25-30 метр ераклыктан күреп була, әгәр дә аның яктырткыч беләзеге булса, бу ара 130-140 метрга кадәр озыная, ә еракка яктыртучы фара белән барганда 400 метр арадан күреп була. Яктырткыч беләзекләр куллану җәяүлене бәрдерү мөмкинлеген 65 процентка киметә. Ә 2015 елның 1 июленнән бу өлкәдә Законга үзгәрешләр кертелде. 1 июльдән башлап караңгы вакытта торак пунктлардан тыш юлларда йөргәндә җәяүлеләр мәҗбүри рәвештә яктырткыч атрибутлар кулланырга тиешләр. Юл йөрү кагыйдәләренең бу таләбен үтәмәүче җәяүлеләр административ җаваплылык кодексының 12.29 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылачаклар. Аларга 500 сум күләмендә штраф түләтү каралган.

Реклама

ЮХИДИ барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны да игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев