САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

«Сарман» газетасы хезмәткәрләре «Ышаныч һәм иминлек» бәйгесендә җиңү яуладылар

«Сарман» газетасы хезмәткәрләре район ЮХИДИ бүлекчәсе белән тыгыз элемтәдә эшлиләр, төрле бәйгеләрдә катнашалар. «Ышаныч һәм иминлек» бәйгесе шуларның берсенә керә.

29 декабрьдә аның район дәрәҗәсендәге җиңүчеләрен һәм призерларын ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Фәнис Әхәтов белән «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова бүләкләделәр. «Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре» номинациясендә җиңүче булып «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе – «Сарман» газетасының баш мөхәррире Альбина Сабирова табылды. Аның урынбасары Зөлфия Шәрипова «Юллар сагында» номинациясендә беренче урынга лаек булды. Шул ук номинациядә икенче урынны баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары Илназ Сираев алды. Зөлфия Шәрипова белән Илназ Сираев әлеге номинациядә республика дәрәҗәсендә шундый ук урыннарга лаек булдылар.
Җиңүчеләргә һәм призерларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев