Садыйковларның җиләкләре пешкән
Район үзәгендә яшәүче Рөстәм һәм Сәрия Садыйковлар: “Узган атнада балаларны җиләк белән сыйладык”, - диләр.
-
Садыйковлар җиләкне яз башында ук теплицага утыртканнар. “Иң мөһиме – утырткан, үстерә торган җиләк-җимеш, яшелчәләргә йөрәк җылыңны бирергә кирәк”, - ди бакча җанлы Сәрия ханым. Нәтиҗә оза көттермәгән – Садыйковлар узган атнада кызарып пешкән тәмле җиләк белән сыйланганнар.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фото – Садыйковларның гаилә архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз