САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Россиядә яшәүчеләрне ноябрьдә аномаль җылы булу турында кисәттеләр

Табибларның барысы да һава шартлары күпчелек кешенең хәленә йогынты ясый дип санамый.

Киләсе атнада Россия төбәкләрендә аномаль җылылык көтелә. Бу кешеләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу турыда табиб-терапевт Виктор Лишин сүзләренә сылтама белән «Вечерняя Москва» газетасы хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, беренче чиратта һава үзгәрүе артериаль басымга йогынты ясаячак. «Башта кеше хәлсезлек тоярга мөмкин, аннары баш авырта, күкрәк читлегендә авырту, аякларда авырлык, күз күремендә үзгәрешләр тоярга мөмкин», диде ул.

Хроник авырулы, шикәр авырулы, артериаль гипертензиядән интегүче, аз хәрәкәтләнә һәм психосаматика белән проблемалары булган өлкән кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин, диде терапевт.

Мондый очракта үзеңне саклау өчен яшәү рәвешенә игътибар итәргә һәм стрессны киметергә киңәш итте.

 

Реклама

Шул ук вакытта Мәскәүнең баш кардиологы Елена Васильева һава торышының кеше хәленә йогынтысы фәнни исбатланмаган һәм ул азсанлы кешеләргә генә йогынты ясый дигән.

«Кагыйдә буларак, кардиология һәм кан тамырлары проблемалары булган кешеләр (андыйлар 20 процент чамасы гына) кан басымы үзгәрүен алдан көткәнгә генә сизә», диде ул.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X