САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Райондашлар, табигатьтә сак булыгыз! Куркыныч үсемлек!

Хәтта үлем очраклары да билгеле.

Җәйге чорда табигатькә һәм бакчага барганда бик куркыныч үсемлек - балтырган турында онытырга ярамый, ул Россия территориясе буйлап киң таралган. Балтырганга пешү бик куркыныч, бу - агулы үсемлек. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балтырган (борщевик) – калын сабаклы һәм ак чәчәкле зур чатырлы бик зур үсемлек (биеклеге 2,5-3 м).

Балтырганның үтә күренмәле согында фуранокумариннар группасыннан яктылыкка сизүчән матдәләр бар. Тирегә эләккәч, алар кояш нурлары тәэсирендә пешү китереп чыгара.

Өстәвенә, эш кызару белән генә чикләнми: бик җитди травмалар - әлеге үсемлекләрнең согы белән бәйле рәвештә III дәрәҗә тән пешүләре теркәлгән. Хәтта үлем очраклары да билгеле, бу күбесенчә тәне киң зарарланган кечкенә балаларда очраган, диелә бу хәбәрдә. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189095/

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев