САРМАН
  • Рус Тат
  • Районда рейд вакытында ОСАГО иминият полисыннан башка йөрүче ачыкланды

    Узган ялларда, ягъни 30 ноябрь, 1, 2 декабрь көннәрендә, районда тәүлекнең кичке һәм төнге вакытларында юл иминлеген тәэмин итү буенча комплекслы профилактик чаралар уздыру дәвам итте.

    Барлыгы 10 кагыйдә бозучы административ җаваплылыкка тартылды. Шулардан: 1 – ОСАГО иминият полисыннан башка йөрүче, 6 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 1 – укылмый торган дәүләт номеры белән йөрүче hәм башкаларга административ беркетмәләр төзелде.

    Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: