САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район мәктәпләре укучылары бәйгедә катнаша. Аларга тавыш бирү кирәк

Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне торгызу республика фонды, “ТР туристик волонтерлар Ассамблеясе” оешмасы туризм буенча Дәүләт комитеты, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, “ТАТМЕДИА” җәмгыяте белән берлектә Бөек Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре турында рәсемнәр һәм шигырьләр бәйгесе игълан иткән иде.

Анда теләгән һәр мәктәп укучыларының күмәк эшләре катнаша ала. Безнең районнан Азалак, Әлмәт, Иске Кәшер, Ләке, Юлтимер, Сарман гимназиясе, урта мәктәбе, Җәлил гимназиясе, икенче санлы мәктәпләреннән эшләр икенче турга үткәннәр. Бүгенге көндә bolgar_sviyazhsk инстаграм төркемендә тавыш бирү бара. Җиңүче класс Бөек Болгар яки Свияжск утрау-шәһәренә сәяхәткә бару хокукы алачак.
Хөрмәтле райондашлар! Бәйгедә катнашучыларны яклап, тавыш бирик:https://www.instagram.com/bolgar_sviyazhsk/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев