САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Иминлек

Район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән

Күптән түгел юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышы үткән иде.

Анда каралган мәсьәләләр турында без газетабыз битләрендә язып чыктык. Узган атнада республика комиссиясенең утырышы да узды.

Ул видеоконференция рәвешендә Югары Ослан районында оештырылды. Республика комиссиясе утырышы район комиссиясенә җыелырга тагын бер сәбәп булды. Шул уңайдан агымдагы елның биш ае нәтиҗәләре буенча районда авариялелек торышы турындагы сорау белән без район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Николай Самойловка мөрәҗәгать иттек. Ул бүлекчә эшчәнлеге турында да сөйләде.

– Биш ай эчендә район территориясендә 82 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бу узган елгы белән чагыштырганда 33 кә кимрәк. Аларда бер кешенең гомере өзелде, дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Әлеге саннар да кимүгә таба бара. 

Фаҗигале очрак 23 апрельдә Зур Нөркәй – Кадрәк юлында булды. Җиңел машина йөртүчесе, Чураш авылы буенча барганда, тизлеген арттыра һәм автомобиль белән идарәне югалта. Нәтиҗәдә машина әйләнә, ә аның йөртүчесе «Ашыгыч ярдәм» килгәнче үк һәлак була. 

Кызганычка каршы, еш кына йөртүчеләр юл шартларына туры килә торган тизлек белән йөрмиләр. Юл билгеләре таләпләренә битарафлык та аварияләрнең сәбәпчесе булып тора. Отчет чорында безнең инспекторлар һәм полиция участоклары уполномоченныйлары тарафыннан 1316 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. Узган ел бу сан 1393 булган. Иң күп кагыйдә бозу булып, элеккечә үк, куркынычсызлык каешларын кулланмау тора – 562 кеше, юлда алардан башка да йөреп була, дип саный.

Юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүчеләр санының күпкә кимүе – кырык кешедән тугызга – сөендерә. Ә исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөртүчеләр һаман да очрап торалар. Мондый күренешләрне кисәтү йөзеннән, даими рәвештә «Тоннель» профилактик чаралары оештырыла.

Яшь мотоциклчылар, самокатчылар мәсьәләсенә аерым тукталасы килә. Күптән түгел район үзәгендә питбайк йөртүче яшүсмер катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Аны бәрдергән җиңел машина йөртүчесе исерткеч эчемлекләр кулланган иде. «Авариядән соң эчтем», – дип акланды ул. Тик бу җәзаны үзгәртми – кагыйдә бозучы 45 мең сум штраф түләргә мәҗбүр булачак, ким дигәндә, ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк. 

Зыян күрүченең әти-әнисен дә штраф көтә – балигъ булмаган яшүсмернең таныклыгы бөтенләй булмаган. Бу уңайдан әти-әниләргә тагын бер кат искәртәм: балаларыгызның исән-сау булуларын теләсәгез, аларга мондый транспорт чараларын бөтенләй алмагыз, – диде Николай Дмитриевич.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев