САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Петровка- Завод һәм Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары Ватан Геройлары көнен төрле чаралар үткәреп файдалы үткәргәннәр

Шул уңайдан Петровка Завод мәктәбендә «Юнармия»мәктәп отряды тарафыннан оештырылган чаралар булып узды.

Яшь армиячеләр классларда әңгәмәләр үткәрделәр һәм укучыларга бу бәйрәм турында сөйләделәр. Ватан Геройлары көне-безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрнең дәвамы булып тора. Чыннан да, бу дата Россия армиясе Геройларының сугышчан батырлыклары тарихын ул оешкан көннән алып бүгенге көнгә кадәр берләштерә. Россия-герой ил. Аңа бик күп сугыш кичерергә туры килде, һәм аларның һәркайсында Россия сугышчылары Ватан хакына батырлыклар ясадылар. Шуңа күрә безгә бүген чын каһарманлык мисаллары бик мөһим.

Ләшәү-Тамак  мәктәбе укучылары  һәм яшь армиячеләре  дә бу истәлекле  датадан читтә калмады.Яшь армиячеләр туган якны өйрәнү музеендагы авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары  турында сөйләштеләр. Башкаларга үрнәк  булып, киләчәктә Ватаныбызга хезмәт итәргә вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев