САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

КЕНДЕК ӘБИ

Алдан хәбәр итүебезчә, ТАССРНың – 100, район төзелүнең 90 еллыгы уңаеннан “Сарман” газетасы редакциясе үз укучылары арасында “Районыбыз шәхесләре” исемле проект башлап җибәргән иде. Беренче язмабыз – районыбыз хатын-кызлары сәламәтлеген саклауга ярты гасырга якын гомерен багышлаган, фидакарь хезмәте белән халык ихтирамын яулаган, күп мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган табибәсе, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Гыйниятуллина Асия Газдал кызы турында. 3 февральдә ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның адресына юлланган котлау сүзләрендә бик күп матур һәм җылы теләкләр бар. Без дә аларга кушылабыз һәм районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрә, язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Вәсимә Хәйруллинаның язмасы сезнең күңелегезгә дә хуш килер дип ышанабыз.

Кендек әби. Нигә кендек икән? Бала чакта кемнәр аңлаган! Кайсыбызны гына бу дөньяга Алар кабул итеп алмаган.... Бер тәрәзәсе дә булмаган чоланга да керергә ярык табып, кояш Нуриянең мендәргә таралып төшкән кап-кара бөдрә чәчләрен сыйпады, аннан һаман уянырга теләмәгән кызның күз керфекләренә эленде. Алар кояш нурларында әкрен генә тирбәлеп алдылар, ләкин кызый: “Шаярма әле, ял көне бит бүген”, - дигәндәй, куллары белән бу нәзек, сыек яктылыкны этеп җибәргәндәй итеп, кире якка борылып ятты. Әмма кояш үзенекен иткән иде инде, яңадан йоклап китә алмады, җитмәсә, иртәнге һавада әнисенең чоланга элеп куйган үлән исләре борынны ярып керде. Узган җәй җыелган булсалар да, чоланның һәр почмагы, һәр тактасына шуларның хушбуйларга тиң исләре сарылган. Шуңа тәмледер инде монда йокы. Әнисе Таифә түти ул үләннәрне шулхәтле хасиятләп, һәркайсының җыяр көнен, сәгатен, һава торышына карап, белеп җыя, аннан шушы караңгы чоланда җыеп киптергәч, ваклап, ак бәздән тегелгән янчыккапчыкларга тутырып, элеп куя. Үләннең ул үзе генә белгән исеме, гарәпчәләп, капчык өстенә шәмәхә карандашны чылатып язып куелган. Аның мәтрүшкәсе генә дә өч төрле: шәмәхәсе, сарысы, агы, ягъни мең яфрак; өч төрле кычыткан: сукыры, зәһәре һәм гадие; гөлҗимеш чәчәге, җимеше, тамыры, кура җиләге, тагын әллә нинди  дарулыклар – барысын да Таифә түтидән башка беркем дә исемен дә, җисемен дә, кулланылышын да белми торгандыр. Шуңа күрә Нурияләрнең капкасыннан кеше өзелми. Шешсәләр дә, пешсәләр дә, сынсалар да, сеңер сузылса, кан туктата алмасалар да, үләнче түтигә килеп егылалар. Әнисенең кешеләргә шулай ярдәм итә алуына Нурия да сөенә, аның белән горурлана. Менә шуны күреп үскәнгәме, ул инде әллә кайчан табиб булырга карар кылды...

Тулы вариантын газетабызның бүген чыккан саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев