САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Кайбер астрологлар кешеләрне туган айларына карап, яшелчәләр белән чагыштырырга мөмкин, диләр. Үзегене һәм таныш-белешләрегезнең нинди “яшелчә” икәнен укып, тикшереп карагыз әле.

Кайбер астрологлар кешеләрне туган айларына карап, яшелчәләр белән чагыштырырга мөмкин, диләр. Үзегене һәм таныш-белешләрегезнең нинди “яшелчә” икәнен укып, тикшереп карагыз әле. Бәлки, чынлап та туры киләдер.

Чөгендер (гыйнвар). Дөрес тукланса һәм сәламәт тормыш алып барса, озын гомерле булыр. Тыныч холыклы, тавышланып, гауга чыгарып йөрергә, бәхәсләргә керергә яратмый. Оптимист, нинди генә хәлдә калса да, рух күтәренкелеген югалтмый. Тирә-юньдәгеләргә тәэсир итү сәләтенә ия.

Кәбестә (февраль). Аралашучан, киң күңелле, эчкерсез, кунакчыл кеше. Тышкы гадилеге артына катлаулык, күпкырлылык яшеренә. Башкаларга сиздерми генә бер халәттән икенчесенә күчә белә. Кыенлыклардан курыкмый. Киресенчә, кыенлыклар аны чыныктыра гына. Төрле шартларга яраклашу сәләтенә ия.

Кишер (март). Матур, нәфис, нәзакәтле, әмма балачакта дөрес булмаган тәрбия алсалар, бу сыйфатлар капма-каршыга әйләнергә мөмкин. Еш кына тышкы кыяфәте эчке дөньясы белән туры килми. Астыртын, салкын, үз эченә бикләнгән. Аның чын йөзен бик сирәкләр генә белә.

Бәрәңге (апрель). Чибәр түгел, әмма искиткеч сөйкемле. Теләсә нинди компаниядә үз кеше була ала. Ышанычлы, кыю, кайчагында артык тиз кызып китүчән. Хатын-кыз “бәрәңге”ләр хәрбиләрне бик ярата. Оештыру эшләрендә, җитәкче урыннарда уңышка ирешәләр. Хыялыйлар.

Патиссон (май). Чибәр, төгәл, кайчагында кыланчыграк зат. Холкы каршылыклы һәм ярсу. Игътибар үзәгендә булырга ярата. Бу эш барып чыкмаса, бик авыр кичерә. Акыл хезмәтен физик хезмәттән өстенрәк куя. Романтик һәм кирәгеннән артык хыялый кеше.

Төче торма (июнь). Тыныч, сабыр кеше. Әмма шунысы бар: тынычлыгы артына аның әллә нинди куркыныч сыйфатлары яшеренергә мөмкин. Ул – яхшылык эшләргә дә, шундый ук җиңеллек белән явызлык кылырга да сәләтле. Бик еш икеләнеп кала, сайлый, карар кабул итә алмый интегә.

Ташкабак (июль). Зифа озын буйлы, батыр кыяфәтле. Аралашканда бераз дорфарак булырга мөмкин. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Асылда ул артык хисчән. Кайбер очракта оятсызга әйләнергә мөмкин. Уңышсызлыкны бик авыр кичерә, төшенкелеккә җиңел бирелә. Дуслыкка һәм мәхәббәткә тугрылыклы. Башлаган эшен ахырына кадәр башкарып чыгарга тырыша.

Помидор (август). Тормышка гашыйк, сөйкемле, мөлаем. Игътибар үзәгендә булырга, тәмле ашарга, матур киенергә ярата. Кыен, четерекле хәлләрдә бик еш югалып кала. Аралашу булмаганда, тормыштан ямь тапмый башлый, “тоныкланып” кала. Гомер буе кемнеңдер әйдәп, “җитәкләп” баруына мохтаҗ.

Шалкан (сентябрь). Яшерен тормыш белән яши. Үз эченә йомылган, шактый эчкерле. Әмма беренче карашка салкын, сөйкемсез тоелса да, аны яхшы белүчеләр күңеленең ни дәрәҗәдә матур икәнен сизми калмыйлар. Чын дуслары өчен аңардан да ышанычлы кеше юк.

Кыяр (октябрь). Горур, үзсүзле, артык кыенлыклар күрми генә һәрвакыт максатына ирешә. Бик серле зат. Теләсә кемне үзенә карата ала. Һәр компаниянең үзәгенә әверелү сәләте бар. Хыялый, гүзәллеккә табына, комфорт һәм җан тынычлыгы ярата. Яхшы психолог. Еш кына башкаларның йомшак якларын шәхси максатларда куллана.

Суган (ноябрь). Кызып китүчән, ләкин гадел кеше. Аның дәлилләре кискен, әмма һәрвакытта да ышандыргыч булалар. Киенергә-ясанырга, үз-үзен күрсәтергә ярата. Кыйммәтле ташлар, матур әйберләр белән мавыга. Хисчән, тәвәккәл, очраклы гамәлләр кылырга мөмкин. Шулай булса да, күбрәк акыл белән эш итә. Кискенлеге кешеләрне читләштерми, киресенчә, үзенә җәлеп итә. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

Кабак (декабрь). Көйсез, авыр аралашучан, аның җаена тору кыен. Ә барысы да үз-үзенә ышанмаганлыктан. Башкалардан бәйсез, мөстәкыйль булып кыланса да, дусларының ярдәменә мохтаҗ. Үзе, ярдәм итә алса да, алмаса да, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бик үзсүзле, әмма гаҗәеп игелекле зат.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев