САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Каникуллар имин узсын, райондашлар

Юллардагы үлемнәр 15-29 яшьлек кешеләрнең үлем сәбәпләре арасында 1 нче урында тора.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозлары буенча Киләчәктә юл хәлакәтләре нәтиҗәсендәге травматизм үлем очракларының йөрәк һәм рак авыруларыннан кала өченче төп сәбәпкә әйләнергә мөмкин. Безнең район буенча 2019 елның тулы булмаган 3 ае эчендэ 2 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде, аларда 1 кешенең гомере өзелде, 4 - тән җәрәхәтләре алдылар. 16 яшькә кадәрле балалар катнашында һәлакәтләр булмады. Ә узган елны балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 4 бала – тән җәрәхәтләре алдылар.

Саннардан күренгәнчә пассажир балаларның куркынычсызлыгы проблемасы бик актуаль булуы ачык күренә. Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 7 яшькә кадәрле балаларны транспорт чарасында махсус балалар өчен утыргычларда гына йөртү рөхсәт ителә.

Кызганычка каршы, статистика саннарыннан күренгәнчә, балаларны машинада махсус балалар өчен утыргычлардан башка йөртү очраклары хаман да булып тора.

Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм балаларның язгы каникуллары вакытында куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 18 марттан 31 мартка кадәр «Язгы каникуллар» исеме астында профилактик чара уздырыла. Аның барышында мәктәпләр, балалар бакчалары яннарында иртән һәм көндезләрен ЮХИДИ инспекторлары кизү торачаклар. Шулай ук белем бирү оешмаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар, әти-әниләр белән очрашулар үткәрелә.

Автотранспорт йөртүчеләрне дә юлларда игътибарлырак булырга чакырабыз. Чөнки балаларны каникул вакытында, бигрәк тә яз көне урамдагы уеннар, саф һавада йөрү мавыктыра. Бигрәк тә җәяүле кичүләре зоналарында, балаларга белем бирү оешмалары яннарында икеләтә игътибарлы булып, юлга кинәт кенә уенга мавыгып бала килеп чыгу ихтималы барлыгын онытмасагыз иде.

Шулай ук яшь юл кагыйдэлэрен бозучыларны ачыклау буенча эш тә алып барыла. Юлны дөрес итеп аркылы чыкмаучы, юл кырыннан барганда транспорт юнәлеше буенча баручылар, 14 яше тулмаган килеш велосипедта, 16 яше тулмаган килеш һәм йөртү таныклыгыннан башка скутер яки мотоцикл йөртүчеләр, тротуар булган килеш тә юл кырыннан баручылар, юлда уйнап йөрүчеләр ЮХИДИ инспекторлары күзеннән читтә калмаслар.

1 апрельгә кадәр балаларның язгы каникуллары беткәнче бу эшләр дәвам итәчәк.

ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев