САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Иртәгә “Язгы каникуллар” чарасына старт бирелә

Балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм язгы каникуллар вакытында аларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, 23 марттан 5 апрельгә кадәр “Язгы каникуллар” дигән профилактик чара уздырыла.

 Аның барышында мәктәпләр, балалар бакчалары яннарында иртән һәм көндезләрен ЮХИДИ инспекторлары кизү торачаклар. Шулай ук белем бирү оешмаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар, әти-әниләр белән очрашулар үткәрәчәкләр.
Профилактик чара кысаларында «Бала – төп пассажир» дигән профилактик акцияләр дә үтәчәк. Аларның төп максаты – пассажир балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү. Акция барышында 7 яшькә кадәрле балаларны - махсус креслолардан, 16 яшькә кадәрле балаларны куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүчеләр дә ачыкланачак. Моның өчен ЮХИДИ инспекторлары балалар бакчалары һәм башка урыннарда иртәнге һәм кичке вакытларда кизү торачаклар.
ЮХИДИ барлык 7 яшькә кадәрле балалар йөртүче транспорт ияләренә балалар өчен махсус утыргычлар кулланырга тәкъдим итә. Бу креслолар балаларны бәхетсезлек очракларыннан саклауның иң ышанычлы чарасы булып торалар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, балалар өчен махсус утыргычлар куллану юл һәлакәтләрендә балалар үлеме очракларын - 54, тән җәрәхәтләре алу ихтималын - 76, авыр тән җәрәхәтләре алу ихтималын 92 процентка киметә.
Автотранспорт йөртүчеләрне юлларда икеләтә игътибарлы булырга чакырабыз. Чөнки балаларны каникул вакытында, бигрәк тә язгы матур көндә урамдагы уеннар, саф һава аеруча мавыктыра. Бигрәк тә җәяүле кичүләрендә, балаларга белем бирү оешмалары яннарында икеләтә сак булуыгыз сорала. Аеруча балаларның уенга мавыгып, кинәт юлга килеп чыгу ихтималы турында онытмасагыз иде.
Чара барышында шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклау буенча да эш алып барылачак. Юлны чыкканда кагыйдә бозучылар, юл кырыннан барганда, транспорт юнәлеше буенча баручылар, 14 яше тулмаган килеш - велосипедта, 16 яше тулмаган килеш һәм транспорт йөртү таныклыгыннан башка скутер яки мотоцикл йөртүчеләр, тротуар булган килеш тә юл кырыннан баручылар, юлда уйнап йөрүчеләр дә ЮХИДИ инспекторлары игътибарыннан читтә калмаячаклар.
Айдар Хаҗиев, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев