САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Илексазда "Игелек дәресләре” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде

25 декабрьда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-9 нчы сыйныфларда "Игелек дәресләре” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Сыйныф сәгатендә укытучылар игелек турында сөйләделәр, игелекле эшләрне мисалга китерделәр.

Татар халкында “Игелек эшлә дә суга сал, кеше белмәсә дә балык белер” дигән мәкаль бар. Укучыларга да шул мәкаль нигезендә яшәргә кирәклек турында әйтелде. Әйе, бүгенге көндә дә игелекле эшләргә урын бар, һәм аны һәркем үзеннән башлый ала. Бүгенге сыйныф сәгатьләренең асылы шунда иде: игелекле эшләр үзеңә артыгы белән әйләнеп кайта. Бер рәхмәт мең бәладан коткара, диелә бит халык мәкалендә дә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X