Гафаров: Татарстан юлларында үлем очраклары арту борчуга сала
Татарстанда икенче ел рәттән юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны артуы күзәтелә.
Бу саннарны Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында республика Премьер-министры урынбасары Шамиль Гафаров җиткерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Вице-премьер искәрткәнчә, моңа кадәр ун ел дәвамында юлларда үлем күрсәткече эзлекле рәвештә кимеп килгән. «Соңгы ике елда нәрсә булды?» — дип сорау куйды Гафаров.
Ул хәзерге вазиятнең катлаулы булып калуын билгеләп үтте. ТР Хөкүмәте башлыгы урынбасары сүзләренчә, моның төп сәбәбе — ведомстволарның эшне оештырудагы җитешсезлекләрендә.
«Бюджет акчалары җитми дип әйтеп булмый. Акча ягыннан тәэмин ителгәнбез. Ләкин нәкъ менә бердәм эш җитми», — дип басым ясады Шамиль Гафаров.
Рәсем ясалма интеллект ярдәме белән генерацияләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев