САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Бу әйберләр бәхетсезлек китерә, аларны өйдә тотмавың хәерле

Тормышта уңышсызлык башланса, гадәттә, күпләр яндагы кешеләрне гаепли һәм сихер эзли башлый.

Кайбер чакта моңа йортка хәерчелек һәм уңышсызлык китерә торган гадәти әйберләр сәбәпче була икән.
Бу — йөрүдән туктаган сәгать булырга мөмкин. Ватылган сәгатьне генә түгел, эшләми торган башка приборларны да өйдә тотарга ярамый. Алар негатив энергия тарта.

Кара төстәге ишек. Ишектән кешеләр генә түгел, аннан энергия агымы да керә. Ә кара төс — уңышсызлык символы. Шунлыктан, ул уңышсызлыкка юл ача һәм йортка бәхетсезлек тартып тора.
Элекке еллар календаре. Әгәр стенагызда узган ел календаре эленеп тора икән, бу — бик начар билге. Хәтта күчерергә онытылган календарь бите дә йортка бәла алып килергә мөмкин.
Китек савыт-саба. Әледән-әле өйдәге савыт-сабаны тикшереп торыгыз. Кителгән, сыдырылган урыннары булса, шундук чыгарып ташлагыз.

Шиңгән чәчәкләр һәм гөлләр. Үзенә начар энергия тартучы әйберләрнең берсе — корыган гөл. Никадәр матур булмасын, аны терелтергә тырышмагыз. Хәтта шиңгән чәчәк гөлләмәсе дә үзенә негатив энергия тарта.

Реклама

Чыганак: http://arskmedia.ru

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X