САРМАН
  • Рус Тат
  • Без ашый торган ризыкларда нинди куркыныч инфекцияләр бар?

    Үз сәламәтлегенә, ашаган ризыгына игътибаралы булганнарга да җитди авыру йоктыру куркынычы яный. Чөнки сәламәт ризыкта да куркыныч инфекцияләр булырга мөмкин. Ризыкның тышка кыяфәтенә карап кына аларның барлыгын-юклыгын белеп булмый.

    Эчәк коли-инфекциясе

    Бу инфекция чи иттә, сөттәһәм свежий җиләк-җимеш, яшелчәләрдәбула.
    Иң беренче булып эчәклек авырта, ул спазмнардан кысыла башлый. Бу вакытта кешегә әле эссе, әле салкын була. Нәтиҗәдә авыру кешедә гемолитик уремик синдром барлыкка килүе ихтимал. Шул сәбәпле кешенең бөерләре эшләми башларга һәм кандагы тромбоцитлар күләме кисәк кенә төшәргә мөмкин.
    Үлем куркынычы да югары, чөнки бер генә дару да тиешле нәтиҗә бирми. Әмма кеше бу чирне җиңә алган очракта да, ул гомер буе бөерләре авыртып интегәчәк.

    Сальмонелла
    Бу инфекция ак иттәһәм йомыркада була.
    Инфекция йоктырган кешенең бик нык эче авырта башлый, күңеле болгана, коса һәм эче китә. Сәламәтлеге белән җитди проблемалары булмаган олы кеше бу хастаны җиңел генә кичерә. Әмма сальмонеллез белән авырган карт кешеләр һәм балалар арасында ел саен күп кенә үлем очрагы теркәлә. Кандагы электролитлар күләме кимү сәбәпле, үлем куркынычы зур була.
     

    Листерия
    Балыкта, сырдаһәм ярымфабрикатларда була.
    Бу авыруны гади агулану белән бутау бик җиңел. Һәм инфекция йоктыру белән беренче билгеләр арасында өч айга кадәр вакыт үтәргә мөмкин. Шуңа күрә үз вакытында тиешле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә юк. Листерияне агуланудан аеруның бердәнбер билгесе, башта һәм тәндә үзенә бер төрле авыртулар барлыкка килү. Еш кына инфекция йоктыру аркасында балаларын югалткан йөкле хатын-кызлар бу хастаның корбаны була.
     

    Кампилобактер
    Ак иттә, судаһәм эшкәртелмәгән сөттәбула.
    Бу авыру белән шактый еш чирлиләр. Әмма алда санап киткән авыруларга караганда, монысын дәвалау җиңелрәк. Шулай да бу авыру кечкенә балаларга, өлкән яшьтәгеләргә һәм СПИД белән авыручыларга яный.
    Авыру вакытында тән температурасы күтәрелә, костыра һәм эч китә. Әгәр вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, гепатит, панкреатит, буын авырулары һәм башка чирләр барлыкка килергә мөмкин.
     

    Холералы вибрион

    Суда һәм иттә була.
    Холера белән ел саен 4 млн кеше авырый, шуларның 100 меңе вафат була. Күп очракта чир кешедән кешегә күчә. Тик инфекция сәламәт организмга ризык аша да күчә ала.
    Холераның төп билгесе – диарея. Әгәр үз вакытында дәваланмасаң, олы кеше 7 көн эчендә, ә бәләкәй бала берничә сәгатьтә үләргә мөмкин. 

    Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/bez-ashyy-torgan-rizyklarda-nindi-kurkynych-infektsiyal-r-bar/

    Фото: https://pixabay.com/ru/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: