САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Балаларның урамнан керү вакытын контрольда тотыгыз

Авылларга да җан керә торган вакыт җитте: шәһәр халкы, каникулга чыккан балалар җәйге ялга авылга кайта.

Элек җәйне үсмерләр һәм яшьләр генә түгел, аларның кичке кыланмышларын пәрдә ярыгыннан күзәтергә яраткан карт-карчыклар да көтеп алган булса, бүген вазгыять бераз үзгәрде. Хәзер авыл урамында таң аттырып булмый – мәктәп укучылары өчен комендант сәгате кертелде. 

Илдә, шул исәптән Татарстанда да, дистә еллап канунлы рәвештә комендант сәгате эшләп килә икән, моңа балигълык яшенә кермәгәннәр генә түгел, аларның әти-әниләре дә җитди карарга тиеш. Чөнки Гаилә кодексының 63нче маддәсендә әйтелгәнчә, баласының сәламәтлеге, физик, психик һәм рухи үсеше өчен әти-әнисе җаваплы.

Үсмерләр, куен дәфтәренә түгел, күңел түрендәгесенә теркәп куегыз: Татарстанда 18 яше тулмаганнарга 1 сентябрьдан 31 майга кадәр – 22:00-6:00 сәгатьләрдә, 1 июньнән 31 августка кадәр – 23:00-6:00 сәгатьләрдә урамда ялгыз (әти-әнисе яисә аларны алмаштырырдай якын туганыннан башка) йөрү тыела!

Районнарда кичке рейдларны полиция вәкилләре генә түгел, тулы бер комиссия уздыра. Ахыр чиктә эшне район хакимияте каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тикшерә, штрафны да алар билгели.

Реклама

Әти-әни, куен дәфтәренә түгел, күңел түрендәгесенә теркәп куегыз: балагыз канунга каршы килсә, җаваплылыгын да тотарга, штрафын да сезгә түләргә кирәк булачак. Кич чыгар алдыннан балагыз рейд уздыручылар белән качышлы уйнарга әзер булуын һәм әлеге уенда, һичшиксез, җиңеп чыгачагына ышандырмакчы була икән, күнергә ярамый.

– Баланы кичен тоткарланмаска ничек күндерергәме? Балага каршы килү, аны артыннан күзәтү ахыр чиктә ике арада низаг тудырачак, диярсез. Мәсьәләне хәл итүнең тыныч юллары да барлыгын онытмагыз, – ди мәгълүм бер үзәкнең гаилә психологы. – Гаиләгез өчен үз кагыйдәләрегезне булдырыгыз. Катгый рәвештә тыюлар булмасын. Әйтик, балага абый-апасы янәшәсендә урамда тоткарланырга рөхсәт итәргә була. Шул ук вакытта контроль һәрчак булырга тиеш. Әти-әни контроленнән башка гына бала һәр очракта да дөрес карар кабул итә алмый.

Коммендат сәгате иң беренче чиратта балигъ булмаганнарның иминлеге, төгәлрәк әйткәндә үсмерләр кырын гамәлләр кылмасын һәм аларга карата җинаять кылынмасын өчен кирәк.

Бу хакта тулырак: http://yalkyn.com/tejribe/36110/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X