САРМАН
  • Рус Тат
  • Автобуслар тикшерелде

    Юлларда аварияләрне кисәтү максатыннан, узган атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре Салкын Алан-Александровка “Тоннель” профилактик чарасын үткәрделәр.

    Чара барышында төп игътибар автобусларга бирелде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автобусларның техник халәтен, тахографларның бармы-юкмы икәнлеген, төзеклеген, шоферларның ял һәм эш режимын тоту-тотмауларын, юл документларын, автобусларның техник карау үтү-үтмәүләрен тикшерделәр. Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 4 очрагы теркәлде. Аларның 2 се – автобус шоферлары. Алар административ җаваплылыкка тартылдылар.
    ЮХИДИ бүлекчәсе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: