САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Җанга дәва – җиһанда”, - ди Шәйхелмәрдән абый

Бүген “Шигъри терапия”бездә кунакта – Яңа Әхмәт авылында яшәп иҗат итүче Шәйхелмәрдән абый Ризатдинов. Төркемдәшләребезгә аның өр-яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.

  • Ярлар калды ярга басып,
    Зәңгәр яулыгын изәп.
    Ак пароход китеп барды,
    Агыйдель өстен бизәп.

    Агыйделне моңга төрде
    Пароход тавышлары.
    Аерды сөйгән ярлардан
    Иделнең агышлары.

    Акчарлаклар озата барды
    Уйнаклап, Идел кочып,
    Искәртте синең барлыгың,
    Зәңгәр киңлектә очып.

    * * *
    Гомерләрне озынайтып,
    Тагын бер яз өстәлә.
    Мәрхәмәтле бул, Ходаем,
    Кайгы-хәсрәт өстәмә.

    Әкрен генә эреп ага
    Кышның ап-ак карлары.
    Алып китсен язгы сулар
    Хәсрәтләрне, зарларны.

    Насыйп булсын килер язда
    Күрергә тормыш ямен.
    Ярын тапсын яшь-җилкенчәк,
    Татысын сөю тәмен.

    * * *
    Җанга дәва табам мин җиһанда,
    Якын миңа һәрбер күзәнәк.
    Җәйнең яме булып очып килә
    Иң беренче булып күбәләк.

    Очып куна аның сарысы да,
    Кызылы да җилпи канатын.
    Күрми калма, әй син, гүзәлкәем,
    Иртәләрдә нурлы таң атуын.

    Иртәләрне алсу нурга төреп,
    Туган җирдә якты таң ата.
    Шәфәкъ нуры, кояш баешында
    Хәерле төн теләп, ай калка.
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев