САРМАН
  • Рус Тат
  • Ураза вакытында нәрсә һәм ничек ашарга ?

    Сәхәр ашын су яки башка сыеклык эчүдән башларга. Аның күләме тәүлеклек норманың яртысын, ягъни 2-3 стакан булырга тиеш. Иртәдән әллә ни эчәсегез килмәсә дә, барыбер эчәргә кирәк. Эчмәгән очракта көн дәвамында нык сусаячаксыз.

    Итне кичкә калдырырга, ә менә сөт ризыклары һәм боткалар - иң әйбәте. Әчетелгән сөт ризыкларын клетчатка һәм үсемлек аксымы белән тулыландырырга. Мәсәлән, кыяр һәм яшел тәмләт-кечләр кушып, әчетелгән сөт ризыкларыннан ашлар пешерергә, чикләвекле-җимешле әзер катнашмаларга катык, ряженка яки кефир болгатып ашарга була.


    Ураза - төрле боткаларның файдасы һәм тәмен татып карау өчен бик кулай вакыт. Беренче урында - борай дигән шәп ярма, ул бөтен бодай ярмаларының "бабасы". Андый ризыклар турында аларда Менделеев таблицасы тулысы белән бар, диләр. Чынлап та, туклыклылыгы һәм организм өчен кирәкле матдәләре ягыннан борайга тиңнәр юк.


    Икенче урында карабодай. Ул - калорияләр чыганагы. Шулай ук яман шешкә каршы тора торган үзлекләре дә бар. Карабодайны, сәламәтлегең нинди хәлдә булуга карамастан, теләсә кайсы яшьтә дә ашарга була. Барлык дәвалау учреждениеләрендәге менюда аның төп урынны алып торуы да нәкъ менә шуннан.

    Солы һәм тары ярмалары да файдалы. Ә менә дөге, борчак һәм ясмыкны сирәгрәк ашасаң да ярый. Йомырканы да атнага 2-3 нче ашасаң, җитеп торыр.

    Ашауның төп вакыты - ифтар. Аны ике өлешкә бүлергә кирәк. Беренчесендә 1-2 стакан су эчеп, бераз капкалап алырга. Аннары сәгать-сәгать ярым тәнәфес ясарга. Шуннан соң инде ит һәм ит ризыкларыннан, балык, ярмалы ашлар, шулай ук боткалардан торган икенче өлешен дә иркенләп ашарга мөмкин.

    Ит мәсьәләсенә килгәндә исә, сарык итенә караганда сыер итенә өстенлек бирергә кирәк. 2-3 см калынлыктагы уч төбе кадәрле ит тә җитә. Әз генә тоз сибеп, суда, парда пешереп, фольгага төреп әзерләп, балыкны күбрәк ашарга тырышырга. Әмма ул кыздырылган да, ысланган да булмаска тиеш.

    Кузы чикләвеге, кешью һәм башка төрлеләре - бик әйбәт калория чыганагы. Тик арахис кына булмасын, чөнки ул баш мие күзәнәкләрен зарарлый торган афлотоксин матдәсе бүлеп чыгаручы куркыныч аспергиллус күгәреге белән зарарланган булырга мөмкин. Аның тискәре нәтиҗәсенең хәтта 20 елдан соң Паркинсон авыруы булып баш калкыту ихтималы бар.

    Җәйге җиләк-җимешкә өстенлек бирергә - үзегезгә дә ашарга, балаларга да ашатырга. Алар клетчатка һәм витаминнар гына түгел, антиоксид чыганагы да.

    (Казан утлары җурналы).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: