САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Ураза аеның соңгы ункөнлегенә кердек

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссаләм хәзрәтләре үзенең мөбарәк хәдисендә: “Рамазан аеның беренче ун көнлеге—Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте көннәре, икенче ункөнлеге—гөнаһлардан пакьлану көннәре һәм соңгы ункөнлеге—җәһәннәм утыннан котылу көннәре”, - дигән (Ибн Хузәймө, Сахих).

Дин белгечләре әйтүенчә, Рамазан аеның соңгы ун көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында истәлекле көннәр бар. Рамазанның 21нче көне бөтен Ислам дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссаләм үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан табыну өчен хезмәт иткән 365 потны, таш сыннарны чыгарттыра. Шулай итеп, Фәтех Мәккә көнне Кәгъбәтулла фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кыла торган йортка әйләнә. Фәтех Мәккә көне Ислам динендә ялганның җиңелүе, хакыйкатьнең җиңү көне булып тора.
Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә бик кыйммәтле, Мөкаддәс бер кичә бар — ул да булса Кадер кичәсе. Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Расүлаллаһ галәйһиссаләм хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган.

Автор: Зөлфия Шәрипова

Фото:Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев