Төшенкелеккә бирелүдән дога

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Сөнәттә төшенкелеккә бирелүдән дога бармы?Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Әйе, Коръәндә дә, Сөннәттә дә борчылудан, сагыштан, күңелсезлектән, төшенкелеккә бирелүдән дога бар.اللّهُـمَّ إِنِّي أَعْوذُ بِكَ مِنَ الهَـمِّ والْحُـزْنِ، والعًجْـزِ والكَسَلِ والبُخْـلِ والجُـبْنِ، وضَلْـعِ الـدَّيْنِ وغَلَبَـةِ الرِّجال (صحيح البخاري 2893)1. Аллаһумма инни әгүзү бикә минәл-һәмми вәл-хузни, вәл-гаҗзи вәл-кәсәли вәл-бухли вәл-җүбни, вәл-далги-д-дәйни вәл-гадәбәтир-риҗәәл “Йә Раббым, Синнән тынычсызлыктан, сагыштан, көчсезлектән, ялкаулыктан, саранлыктан, куркаклыктан, әҗәт колы булудан һәм кешеләрнең кимсетүеннән саклавыңны сорыймын” (Бохари, 2893).اللّهُـمَّ لا سَـهْلَ إِلاّ ما جَعَلـتَهُ سَهـلاً، وَأَنْتَ تَجْـعَلُ الْحَـزَنَ إِذا شِـئْتَ سَهـْلاً2. Аллаһумма лә сәхлә иллә мә җәгәлтәһү сәхлән, вә әнтә тәҗгәлүл хәзәнә изәә шинтә сәхлән “Йә Раббым, Син барлыкка китергәннән башка җиңеллек юк, һәм, теләсәң, Син сагышны җиңеләйтәсең” (Сахих Ибн Хиббән, № 974).Башка догалар да бар. Коръәннән Юныс (галәйһиссәлам) догасын укырга мөмкин, мәсәлән:لَا إِلَٰهَ إِلَّا أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّي كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ“Синнән башка һичбер илаһ юк! Син(һәртөрле кимчелекләрдән ерак вә) пакь! Һичшиксез, мин (Синнән рөхсәтсез өммәтемне ташлап, һиҗрәт итеп, үземне куркынычка дучар иткәнем өчен үз-үзенә зарар иткән) залимнәрдән булдым!” (Әнбия, 87).Сезнең догаларыгызның Аллаһка ирешүенә төп сәбәп – Ислам динендә нык булу, Аллаһ кушканнарны төгәл үтәргә тырышу, тыйганнарыннан тыелу һәм Пәйгамбәребезнең, саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, Сөннәтен җиренә җиткереп башкару.Төшенкелеккә бирелгән вакытта без медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә дә киңәш итәбез, Коръән белән шифаландыручы белгечләр дә бар. Әмма исегездә тотыгыз, болар – тернәкләнүгә бер тышкы сәбәп кенә, ә тулы дәваны һәм шифаны бары Аллаһ кына бирүче. ⠀Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

 

Чыганак

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 май 2022 - 08:53
    Сарман ярминкәсеннән репортаж
  • 6 май 2022 - 08:47
    Күренекле мәгърифәтче Морад Рәмзине туган авылында искә алдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?
  • Матурлыкка гашыйк остабикә
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр