САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Әҗәтне кайтара алмасаң, нишләргә?

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бурычлы кешеләргә киңәшләрен бирде.

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәзрәт Хәйруллин инстаграмдагы сәхифәсендә төрле сорауларга җавап биреп тора.

Бу юлы аңа әҗәтен кайтара алмый интеккән кеше мөрәҗәгать иткән. «Бик авыр, әҗәтемне кайтара алмыйм», — ди ул.

Хәзрәт Аллаһы Тәгалә барыбызга да әҗәтләрен кайтарырга мөмкинлек бирсә иде дип тели. 

«Кемдер бурыч алып, бирә алмый йөрсә, борчуларыңны эчеңә бикләргә кирәкми. Безнең арада вай-фай юк. Ул кеше синең бурычны бирә алмаган өчен борчылуыңны белми бит. Очрашып, шалтыратып, аңлатырга, булдыра алмыйм дияргә кирәк. Аллаһ безгә тел биргән. Бурычың булып бирә алмасаң, сөйләшергә, аңлатырга кирәк», — ди хәзрәт.

Ул бурыч бирәсең булган кешедән качып йөрергә ярамавын искәртә. Шалтыратуларга да җавап бирергә кирәк, ди.

«Бурыч шәһидләргә дә кичерелми. Бурычы кичерелмәсә, кеше җәннәткә керә алмый. Бурычлы кеше үлеп китсә, аның мирасыннан түләргә кирәк», — ди ул.

Хәзрәт мөмкинлеге булган кешеләрне бурычны кичерә белергә дә чакыра. «Әҗәтне кичерү сәдакадән дә артык була», — ди ул.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/27-08-2021/tne-kaytara-almasa-nishl-rg-5834957

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев