САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сез сораган идегез

Сорауларга Сарман районы имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков җавап бирде.

Нәзерне үтәү хәерле

“Иптәшем авыр операциядән исән-сау терелеп чыкса, аңа атап нәзер корбаны чалдырырга ниятем бар. Аның тәртибе ничек икән? Нәсимә”.

- Әгәр кеше алдан ниятләп, ниндидер нәзер әйткән булса, аны үтәү кирәк. Малны, нәзереңне ниятләп әйтеп, чаласың. Гадәти корбаннан аермалы буларак, нәзер корбанының итен өчкә бүлү каралмаган. Малны чалдыручы гаилә итен үзе ашамый, аны ярдәмгә мохтаҗларга, фәкыйрьләргә тарата. Чалучыга да ит белән түгел, акча белән түләү хәерле.

Йортка бәрәкәт килсен, дисәң

“Корьән яздырылган аудио-, видеоязмалар куеп тыңлау йортка Коръән укытуга тиң буламы? Алмаз”.

- Коръәнне аудио-видео язмалардан тыңлауның, әлбәттә, савабы бар. Әмма йортка Коръән укытканда, имам Коръән аятьләре уку белән генә канәгатьләнми, вәгазь дә сөйли, үгет-нәсихәтләрен дә, сораулары булганнарга җавап та бирә, йортка бәрәкәт, иминлек сорап, догалар да кылына. Бу очракта Коръәнне тере тавыш белән уку үтемлерәк. Ә инде Коръәнне үзең укый белсәң, тагын да яхшы.

Процент өлешен – фәкыйрьләргә

“Моңа кадәр саклык банкына процентка акча салган идем. Ул вакытта әле диндә түгел идем, бер ел элек намазга бастым. Исламда процентларның хәрам икәнен белдем. Хәзер ул җыелган процентлар белән нишләргә? Гүзәл”.

- Бу очракта акчаны банкка калдырмаска, булган кадәрен процентлары белән бергә алырга киңәш ителә. Акчаның үзең салган кадәре – үзеңә, процент хисабына арткан өлешен фәкыйрьләргә, мохтаҗларга яки берәр изге, җәмгыятькә файда китерә торган эшкә (мәсәлән, юл салуга, берәр ватык әйберне төзәтүгә) биреп чистарынырга кирәк. Бу очракта син хәрамнан котыласың.

Бер аршин озынлыгы таяк та – пәрдә

“ Намаз укучы алдыннан үтеп китү — зур гөнаһ, диләр. Бу дөресме? Шул хакта аңлатып үтсәгез иде. Адилә”.

- Әйе. Аның хәдисе дә бар: “Әгәр намаз укучының алдыннан чыгучы моның нинди гөнаһ икәнен белсә, 40 вакыт көтеп торуны хәерлерәк күрер иде”. Әлеге хәдисне тапшыручылар: “Пәйгамбәрнең көнме, аймы, елмы, дип әйткәнен белмим”, - дигәннәр. Шуңа да галимнәр намаз укучы алдыннан үтеп китүнең зур гөнаһ икәнен билгеләп үтәләр. Без үзебез дә намазны кеше күп йөри торган урында укымаска тырышырга тиеш. Намаз укучы алдыннан узучылар гөнаһлы булмасыннар өчен пәрдә кору – сөннәт (хәерле). Бер аршин озынлыгы һәм бер бармак киңлеге булган таяк та пәрдә булып тора ала. Кешеләр әйләнеп үтсен өчен, каршыгызга урындык яки сумка да куярга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев