САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманлылар, фитыр садакасы бирергә ашыгыгыз!

Ураза гаете алдыннан фитыр садакасы бирергә иң яхшы вакыт. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, бүген, 7 август көнне, фитыр садакасы биреп калырга тырышыгыз. Намазга барганда өенә калдырып китсәң дә, яхшы була. Фитыр садакасы башка зәкят маллары хисабына кереп, мохтаҗрак кешеләргә бирелә. Шулай ук садаканы зәкят фарыз булмаган кешегә бирсәң дә була,...

Ураза гаете алдыннан фитыр садакасы бирергә иң яхшы вакыт. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, бүген, 7 август көнне, фитыр садакасы биреп калырга тырышыгыз. Намазга барганда өенә калдырып китсәң дә, яхшы була. Фитыр садакасы башка зәкят маллары хисабына кереп, мохтаҗрак кешеләргә бирелә. Шулай ук садаканы зәкят фарыз булмаган кешегә бирсәң дә була, ягъни кемнең нисабы тулып, тиешле малларына бер ел үткән, бу кешегә зәкят фарыз була. Мәчеткә бирү дөрес булмый, чөнки раббыбыз безнең бер-беребезне шатландыру, бәйрәм хасил булсын өчен hәм уразабыздагы булган кимчелекләрне камилләштерү өчен, фитыр садакасын фарыз иткән.

Фитыр садакасының микъдары (бер кеше өчен бирелә торган күләм): он - 2000 г, дөге - 2300 г, борчак - 2000 г, финик - 1800 г, йөзем - 1640 г, фасоль - 2060 г, бодай - 2040 г, шикәр комы - 2600 г, макарон - 1200 г.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев