САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарман "Бәрәкәт мәйданчыгы" балалар бакчасында өлкәннәрне мәктәпкә озату тантанасы узды

Район үзәгендәге "Җәмигъ" мәчете каршында эшләп килүче "Бәрәкәт мәйданчыгы" балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкәннәрне мәктәпкә озату тантанасы үтте. Мәктәпкә быел алты бала бара. Алар инде укый, яза, саный беләләр, рус телендә яхшы аралашалар, матур, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйлиләр, әллә күпме догалар өйрәнгәннәр. Бу көнне алар, тәрбияче апалары белән бергә, мәктәп темасына...

Район үзәгендәге "Җәмигъ" мәчете каршында эшләп килүче "Бәрәкәт мәйданчыгы" балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкәннәрне мәктәпкә озату тантанасы үтте. Мәктәпкә быел алты бала бара. Алар инде укый, яза, саный беләләр, рус телендә яхшы аралашалар, матур, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйлиләр, әллә күпме догалар өйрәнгәннәр. Бу көнне алар, тәрбияче апалары белән бергә, мәктәп темасына кагылышлы табышмаклар әйтештеләр, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Җомга көннең олылыгын билгеләп үттеләр, ананың зурлыгы хакындагы хәдисләрне искә төшерделәр. Ахырда бакчага йөрүче балаларның һәркайсына истәлек китаплары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев