Районга Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде
Сарман авылы, Җәлил бистәсе мәчетләрендә көн саен ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Аларда көн саен ике йөзгә якын һәм аннан да артыграк кеше авыз ачу мәҗлесенә җыела. Мондый күркәм йола авылларда да матур традициягә әйләнде. Шәрләрәмә, Иске Әлмәт, Мортамак, Петровка Завод бу нисбәттән аеруча актив. Гомумән, ифтар мәҗлесе үткәрми калган авыл юк....
Сарман авылы, Җәлил бистәсе мәчетләрендә көн саен ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Аларда көн саен ике йөзгә якын һәм аннан да артыграк кеше авыз ачу мәҗлесенә җыела. Мондый күркәм йола авылларда да матур традициягә әйләнде. Шәрләрәмә, Иске Әлмәт, Мортамак, Петровка Завод бу нисбәттән аеруча актив. Гомумән, ифтар мәҗлесе үткәрми калган авыл юк.
Узган атна район, мөселман кардәшләр өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Районда Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды. Аның белән бергә Дагестан республикасы Президенты ярдәмчесе Магомед Магомедов һәм башка дәрәҗәле кунаклар килделәр. Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин кабул итте, район тормышы белән таныштырды. Соңыннан алар Сарманны, мәчетләрне карадылар, имамнар белән очраштылар, ифтар мәҗлесендә булдылар.
Алардан тыш, районда Идрис хәзрәт Галәветдин, Габдрахман хәзрәт Галәветдин, Йосыф хәзрәт булдылар, мөселман кардәшләре белән очраштылар.
Тулырак язманы район газетасының 10 июль саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев